- РУС
- ТАТ
Татарстанның Менделеевск районындагы авыл. Түбән Кама сусаклагычындагы пристань (Ижевский Источник − Иж чыганагы), Менделеевск шәһәреннән 23 км көнчыгыштарак урнашкан
Авыл 1681 елдан Тихая Гора авылы буларак билгеле. 1860 елларга кадәр халкы удель крәстияннәре (элеккеге сарай) катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, балыкчылык, олаучылык, Кама пристаньнәрендә эшләү таралган була.
1888 елдан авылда чиркәү-приход мәктәбе эшли (үз бинасы була).
XIX йөз ахырында авылда земство станциясе урнаша, су тегермәне, икмәк саклау һәм сату кибете, тимерчелек, май язу, исертке эчемлекләр эчү йортлары була. 1914 елда китапханә ачыла.
XIX йөз ахырында авыл җәмәгатенең имана җире 1165 дисәтинә тәшкил итә.
Авыл янында XIX йөздә үк билгеле булган минераль су чыганагы бар. Минераль суны 1858 елдан табиб Н.Г.Крылов үзенең табиблек практикасында куллана. 1903 елда җир үлчәүче, Малмыж мещаны Д.Ф.Спиридонов авыл янындагы чыганакны арендага ала һәм минераль су тутыру буенча ширкәт оештыра. “Спиридоновская вода” Казан (1909 ел) һәм Санкт-Петербургта (1913) узган халыкара күргәзмәләрдә көмеш медаль ала.
Дәвалау курорты булдыру максаты белән “Спиридонов минераль сулары” акционерлык җәмгыяте оештырыла (учредительләр – яшерен советник В.И.Ковалевский, Хәрби медицина академиясе профессоры В.Н.Сиротин, С.П.Фёдоров, бальнеолог-химик профессор С.И.Залесский, Хәрби медицина академиясе лаборанты Д.М.Цвет, инженер А.Ф.Спиридонов һәм Иж чыганагы хуҗасы Д.Ф.Спиридонов).
1920 елга кадәр авыл Вятка губернасының Алабуга өязе Күрәк волостена керә.1921 елдан ТАССРның – Алабуга, 1928 елда Чаллы кантоны составында. 1930 елның 10 августыннан – Алабуга, 1935 елның 10 февраленнән – Бондюг, 1963 елның 1 февраленнән – Алабуга, 1985 елның 15 августыннан Менделеевск районында.
Хәзер Ижевка авыл җирлеге үзәге.
1930 елда авылда “Красный Иж” колхозы оештырыла. 1950 елда “Кызыл Бүләк” колхозы (Татар Әхтиялы авылы) белән Ленин исемендәге колхоз булып берләшә (колхоз идарәсе Татар Әхтиялы авылында). 1963 ел мәгълүматларына караганда, авыл Ильич исемендәге колхоз составына керә (Турай авылы).
“Шифалы су” минераль су тутыру буенча предприятие, ”Иж чыганагы” сәүдә йорты” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять (2001 елдан) эшли.
Авылда урта мәктәп (бинасы 1979 елда төзелә), “Солнышко” балалар бакчасы (1984 елдан, 2015 елдан яңа бинада), мәдәният йорты (2012 елда), китапханә (1979 елда), фельдшер-акушерлык пункты (1979 елда), мәчет (1998 елдан), Трёхсвятский чиркәве (2019 елдан, 2004 елдан чиркәү өчен яраклаштырылган элеккеге кибет бинасында эшли, яңа бина төзелгәннән соң, әлеге храм эшләүдән туктый, торак буларак файдаланыла).
Мәктәптә 1996 елда тарих-төбәкне өйрәнү музее ачыла (нигезләүчесе – В.В.Краснов).
Авыл янында 1924 елда “Шифалы су – Ижминводы”санаторий-курорты ачыла. 1942 елның май аеннан декабрьгә кадәр санаторий базасында 4639 номерлы эвакуация госпитале (беренче формирование), 1943 елның март аеннан 1944 елның маена кадәр икенче формирование 4639 номерлы эвакуация госпитале эшли. 1984 елда санаторийның төп корпусы төзелә. Авыл халкы “Шифалы су – Ижминводы” санаториесында, якын-тирә шәһәрләрдәге предприятиеләрдә эшли.
Л.Д.Белоусов (1925 елда туган) – педагог, РФнең атказанган укытучысы;
М.Н.Гоголев (1956 елда туган) – язучы, “Филантроп” халыкара әдәби премиясе иясе (ике тапкыр).
Авыл белән ТРның атказанган табибе, “Шифалы су-Ижминводы” санаториесының баш табибе (1985−2005 елларда), санаторийны модернизацияләүдә зур өлеш керткән Ф.З.Әхмәтҗановның тормышы һәм эшчәнлеге бәйле.
1782 елда – 77 ир заты;
1836 елда – 391,
1859 елда – 600,
1887 елда – 736,
1920 елда – 805,
1926 елда – 697,
1938 елда – 990,
1949 елда – 700,
1958 елда – 463,
1970 елда – 697,
1979 елда – 530,
1989 елда – 793,
2002 елда – 930,
2010 елда – 1009,
2017 елда – 940 кеше (мөселман татарлар – 55%, руслар – 39%, керәшен татарлар – 5%).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.