Тарихы

Авыл 1678 елдан билгеле. Революциягә кадәрге чыганакларда Кече Ерыкса исеме белән дә мәгълүм. Версияләрнең берсе буенча, Элнет җиреннән (хәзерге Мари Республикасының Морки районы) Явыз Иван патшалык иткән чорда мәҗбүри христианлаштырудан качып киткән мари-мәҗүсиләр нигез салган.

XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

1879 ел мәгълүматларына караганда, авылда икмәк саклау һәм сату кибете, су тегермәне була. 1871 елда Православие миссионерлык җәмгыятенең Вятка комитеты тырышлыгы белән авылда миссионерлык мәктәбе ачыла (дәресләр Ильминский системасы буенча мари телендә алып барыла). 1887−1888 елларда Бондюг химия заводы хуҗасы П.К.Ушков акчасына бер үк вакытта чиркәү функциясен дә үтәүче мәктәп бинасы салына, шулай ук аның акчасына 1892−1893 елларда укытучылар өчен йорт салына (ике бина да хәзерге көннәргә кадәр сакланган, ярымҗимерек хәлдә; архитектура истәлеге).

Мәктәптә 1896−1900 елларда мари шагыйре Г.Микай (М.С.Герасимов) укый, 1900−1908 елларда укытучы һәм директор булып эшли.

XIX йөз ахырында авыл җәмәгатенең имана җире 1301 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1921 елга кадәр авыл Вятка губернасының Алабуга өязе Күрәк волостена керә. 1921 елдан ТАССРның – Алабуга, 1928 елдан Чаллы кантоны составында. 1930 елның 10 августыннан – Алабуга, 1935 елның 10 февраленнән – Бондюг, 1963 елның 1 февраленнән – Алабуга, 1985 елның 16 августыннан Менделеевск районында.

Хәзер Монашево авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда “Мари” колхозы оештырыла. 1956 ел мәгълүматларында, авыл Калини исемендәге колхоз составында (колхоз идарәсе Илнәт авылында). 1958 елда “Победа” колхозы белән Калинин исемендәге колхозга берләшә (колхоз идарәсе Монашево авылында). 1963 елда “Заря” колхозына үзгәртелә (Монашево авылы).

1970 елда “Заря” колхозы базасында “Менделеевск” совхозы оештырыла (Монашево авылы; яшелчәчелек, сөт терлекчелеге). 1990 елдан − “Элнет” колхозы, 1998 елдан “Элнет” авыл хуҗалыгы җитештерү коооперативы составында. 2003 елдан “Монашево”Агроспецстрой” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять, 2010 елдан “Золотая Нива” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять (кырчылык, сөт терлекчелеге).

Мәгариф һәм мәдәният

1917−1921 елларда икенче баскыч мәктәп эшли (1921 елда Алабугага күчерелә). 1921 елда башлангыч мәктәп ачыла, 1932 елда – җидееллык, 1938 елда – урта, Бөек Ватан сугышы елларында – башлангыч, аннары яңадан урта мәктәпкә үзгәртелә, хәзер Микай исемен (М.С.Герасимов) йөртә, 1996 елдан яңа бинада. 1996 елда мәктәп каршында Микай исемендәге төбәкне өйрәнү музее булдырыла (нигезләүчеләр – С.Ю.Андреева, В.Ю.Кузнецова, А.Ю.Кузнецов).

1955 елда СССР Язучылар берлеге тарафыннан беренче мари шагыйре Микайга (М.С.Герасимовка) обелиск куела.

Авылда “Василек” балалар бакчасы (1965 елдан; хәзер мәктәп бинасында), мәдәният йорты, китапханә бар.

Мәдәният йорты каршында “Элнет” мари фольклор ансамбле эшли (1979 елдан, 1986 елдан – халык ансамбле; оештыручысы һәм җитәкчесе – Г.А.Мальгин).

Күренекле кешеләре

М.С.Герасимов (Микай) (1885−1944, авыл зиратында күмелгән) – мари шагыйре, педагог, мәгърифәтче, Хезмәт Герое.

Мари Республикасының халык шагыйре Осмин Йыванның тормышы авыл белән бәйле, Сталин репрессиясе елларында Микай туган авылында аны яшерә, мәктәпкә эшкә урнаштыра.

Халык саны

1781 елда – 59 ир заты;
1859 елда – 288,
1870 елда – 306,
1920 елда – 579,
1926 елда – 607,
1938 елда – 544,
1949 елда – 479,
1958 елда – 419,
1970 елда – 553,
1979 елда – 457,
1989 елда – 362,
2002 елда – 354,
2010 елда – 396,
2017 елда – 369 кеше (марилар – 91%, руслар – 5%, татарлар – 4%).