Тарихы

Авылга XVII йөзнең икенче яртысында нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда Богородский исеме белән дә билгеле.

1764 елга кадәр авыл Кострома Богоявление монастырена карый. 1764 елда халкы – экономик, 1841 елда дәүләт крәстияннәре катлавына күчерелә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, балыкчылык, Пермь губернасына китеп эшләү таралган була. XVIII йөздән авыл ашлык сатуның эре үзәге булып тора.

1816−1820 елларда авылда классицизм стилендә Смоленск Богородица чиркәве төзелә (1930 елларда ябыла, су астында калу куркынычы туганлыктан 1987 елда күчерелә). 1859 ел мәгълүматларына караганда, авылда исерткеч эчемлекләр эчү йорты, пристань, XX йөз башында Смоленск Богородица чиркәве, земство мәктәбе (1896 елда ачыла), китапханә (1901 елдан), селитра заводы була; дүшәмбе саен базар эшли.

XIX йөз ахырында авыл җәмәгатенең имана җире 3763 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1921 елга кадәр авыл Вятка губернасының Алабуга өязе Кураково волостена керә. 1921 елдан ТАССРның – Алабуга, 1928 елдан Чаллы кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Алабуга, 1935 елның 10 февраленнән – Бондюг, 1963 елның 1 февраленнән – Алабуга, 1985 елның 15 августыннан Менделеевск районында.

Хәзер Бәзәкә авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда авылда “Труженик” колхозы оештырыла. 1958 елда “Труженик” һәм “Кызыл Октябрь” (Сәйтәк авылы), Сталин исемендәге (Бәзәкә авылы) колхозлар Сталин исемендәге колхозга берләшәләр (Бәзәкә авылы). 1963 елдан авыл “Кама” колхозы составында, 1998 елдан “Кама” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы (терлекчелек).

Мәгариф һәм мәдәният

1940 елда авылда башлангыч мәктәп ачыла. 1971 елга кадәр – урта, 1974 елга кадәр башлангыч мәктәп эшли. Мәдәният йорты (2015 елдан яңа бинада), фельдшер-акушерлык пункты (1950 елдан), Изге газапланучы Уар храмы (2019 елдан; төзелеш 2009 елда протоиерей Алексий Загуменнов тырышлыгы белән башлана).

Авыл янында археология истәлекләре: I, III Ык Тамагы авыллыгы (Казан яны, Маклашеевка һәм Ананьино культуралары), IV Ык Тамагы (Пьянобор культурасы), V Ык Тамагы (Ананьино культурасы), Ык Тамагы каберлеге (Пьянобор культурасы) табылган.

Күренекле кешеләре

Н.Н.Ардашев (1862−1923) – тарихчы, архивариус, Юстиция министрлыгының архив бүлеге башлыгы (1902 елдан);

И.М.Краснопёров (1839−1920) – земство статисты, этнограф, тарихчы.

Халык саны

1795 елда – 365 ир заты;
1859 елда – 832,
1887 елда – 848,
1892 елда – 975,
1920 елда – 1120,
1926 елда – 1241,
1938 елда – 944,
1949 елда – 838,
1958 елда – 583,
1970 елда – 338,
1979 елда – 182,
1989 елда – 92,
2002 елда – 88,
2010 елда – 65,
2017 елда – 95 кеше (руслар – 90%, татарлар – 10%).