Тарихы

Авылга 1710 елга кадәр, Иске Юмья авылыннан чыккан удмуртлар нигез сала. Революциягә кадәр чыккан чыганакларда Теремшур исеме белән дә билгеле.

XVIII йөздә − XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә (ясаклы вотяклар). Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук олаучылык таралган була.

1840 елларда авылда Тихие Горы авылыннан күчеп килгән руслар урнаша.

1879 ел мәгълүматларына караганда, авылда икмәк саклау һәм сату кибете эшли. XIX йөз ахырында авыл җәмәгатенең имана җире 1158,9 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Вятка губернасының Алабуга өязе Күрәк волостена керә. 1920–1921 елларда Вятка автономияле өлкәсе составында. 1921 елдан ТАССРның – Алабуга, 1928 елдан – Чаллы кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Алабуга, 1935 елның 10 февраленнән – Бондюг, 1963 елның 1 февраленнән – Алабуга, 1985 елның 15 августыннан Менделеевск районында.

Хәзер Енабердино авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда “Партизан” колхозы оештырыла, 1958 елда “Партизан”, Молотов исемендәге (Кураково авылы), “Яңа Туйма” (Туйма авылы) колхозлары “Октябрьнең 40 еллыгы” колхозына берләшәләр (колхоз идарәсе Кураково авылында). 1992 елда “Яңа Туйма” колхозы (Туйма авылы) бүленеп чыга. 1998–2012 елларда авыл “Маяк” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы составында (кырчылык, сөт терлекчелеге).

Халкы күбесенчә “Гыйләҗетдинов Р.А.”, “Васильев Л.Н.” крәстиян-фермер хуҗалыкларында эшли.

Мәгариф һәм мәдәният

Урта мәктәп (бинасы 1997 елда төзелә), балалар бакчасы (2016 елдан мәктәп бинасында), мәдәният йорты (1967 елда), китапханә, фельдшер-акушерлык пункты (2018 елдан яңа бинада) бар. 1997 елда мәктәп каршында “Удмурт ызбасы” этнография музее булдырыла (нигезләүчесе – А.Захаров).

Мәдәният йорты каршында “Теремшур” удмурт фольклор ансамбле (1979 елдан,  1993 елдан – халык ансамбле, оештыручысы – А.А.Емьлянов), “Теремшур кыскылиос” удмурт балалар ансамбле (2002 елдан, 2008 елдан – халык ансамбле, оештыручысы – В.С.Степанова) эшли.

Төзекләндерелгән Пётр һәм Павел чишмәләре бар.

Халык саны

1717 елда – 19,
1781 елда – 69 ир заты;
1859 елда – 222,
1887 елда – 314,
1905 елда – 383,
1920 елда – 411,
1926 елда – 441,
1938 елда – 422,
1949 елда – 308,
1958 елда – 374,
1970 елда – 409,
1979 елда – 326,
1989 елда – 317,
2002 елда – 346,
2010 елда – 350,
2017 елда – 346 кеше (удмуртлар – 97%).