Тарихы

1678 елдан мәгълүм. Революциягә кадәрге чыганакларда Богородский исеме белән дә билгеле.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук курыс-мунчала ясау кәсепчелеге тарала.

XX йөз башында авылда волость идарәсе урнаша; Казан-Богородица чиркәве (1856 елда төзелә, 1956 елда сүтелә, аның бинасы материалларыннан Шәдче авылында клуб төзелә), земство мәктәбе (1866 елда ачыла, 1914 елда яңа бина төзелә), тимерче алачыгы, йон-тукыма ману йорты, 1 казна шәраб һәм 2 вак-төякләр кибете эшли.

Революциягә кадәрге чорда авылда волость писарьларын әзерләү училищесе оештырыла.

Авыл җәмәгатенең имана җире 612,6 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Мамадыш өязе Җөри волостена керә. 1920 елдан ТАССР ның Мамадыш кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Тәкәнеш, 1932 елның 1 гыйнварыннан – Мамадыш, 1935 елның 10 февраленнән – Тәкәнеш, 1963 елның 1 февраленнән Мамадыш районында.

Хәзер Шәдче авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда беренче колхоз оештырыла (исеме билгеле түгел), 1932 елда авылда “Социализм” колхозы булдырыла (беренче рәисе – А.И.Губьянов). 1954 елда Каганович исемендәге колхоз итеп үзгәртелә. 1957 елдан – Х.Ямашев исемендәге колхоз (Вахит, Шәдче, Яңа Мочалкино, Иске Мочалкино, Ямаш авыллары). 1962 елда колхоз Тәкәнеш районыннан Мамадыш районы карамагына күчерелә.

1994 елда Ямашев исемендәге ябык акционерлык җәмгыяте, 2002 елда – Ямашев исемендәге авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы итеп үзгәртелә (2007 елда бетерелә).

Халкы кырчылык, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1928 елда башлангыч мәктәп ачыла (волость писарьларын әзерләү училищесе бинасында урнаша, 1979 елда яңа бина төзелә), 2014 елда ябыла.

1979 елда элекке училище бинасында клуб урнаша, 1987 елда балалар бакчасы төзелә. Клуб, Казан Мәрьям Ана иконасы чиркәве (2010 елдан) эшли.

Төзекләндерелгән чишмә бар.

Күренекле кешеләре

В.В. Громов (1901–1972) – оториноларинголог, медицина фәннәре докторы, профессор, ТАССР ның атказанган табибы, Кызыл Йолдыз ордены кавалеры.

Шагыйрь, рухани Я.Е.Емельяновның тормышы һәм эшчәнлеге авыл белән бәйле (1880–1882 елларда).

Халык саны

1782 елда – 72 ир-ат;
1859 елда – 367,
1897 елда – 641,
1908 елда – 742,
1920 елда – 789,
1926 елда – 561,
1949 елда – 429,
1958 елда – 413,
1970 елда – 466,
1979 елда – 384,
1989 елда – 292,
2002 елда – 250,
2010 елда – 229,
2017 елда – 206 кеше (керәшен татарлар).