Тарихы

1845 елда нигез салына. 1860 елларга кадәр халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөз башында авылда чиркәү-приход мәктәбе (1887 елда ачыла), вак-төякләр кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 895,6 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Мамадыш өязе Иске Комазан волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Мамадыш кантонында. 1930 елның 10 августыннан Мамадыш районында.

Хәзер Көек-Ерыкса авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1950 елларда авыл “Новая жизнь” колхозына керә.

Мәдәният

1961 елда китапханә ачыла, 1974 елда Малмыж авыл китапханәсенә күчерелә.

Халык саны

1859 елда – 250,
1897 елда – 374,
1908 елда – 413,
1920 елда – 461,
1926 елда – 460,
1949 елда – 284,
1958 елда – 168,
1970 елда – 156,
1979 елда – 116,
1989 елда – 44,
2002 елда – 31,
2010 елда – 16,
2017 елда – 17 кеше (руслар).