- РУС
- ТАТ
Әҗмәк. Татарстанның Мамадыш районындагы авыл. Мамадыш шәһәреннән 32 км төньяк-көнбатыштарак, Шыя елгасының югары агымы буенда урнашкан
XVIII йөздә, фаразланганча, Ишки авылыннан күченүчеләр тарафыннан нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда шулай ук Вандова Речка, Клочковый Враг исемнәре белән билгеле. Ике исем белән йөри: 1) Әҗмәк (яисә Әҗнәк) – чишмә исеменнән алынган, 2) Васильево – беренче чукынучы Василий исеменнән алынган, ул авыл старостасы була.
1774 елда авыл аша Е.И.Пугачёв гаскәрләре уза. XIX йөз башында анда Красная Горка, Ташлы авыллары һәм Беляев Пүчинкәсе поселогыннан күченәләр.
1860 елларга кадәр халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.
XX йөз башында авылда почта станциясе урнаша, земство мәктәбе (1876 елда ачыла), тимерче алачыгы, су тегермәне, казна шәраб һәм 5 вак-төякләр кибете эшли.
Авыл җәмәгатенең имана җире 1465,5 дисәтинә тәшкил итә.
1920 елга кадәр Казан губернасының Мамадыш өязе Кабык-Күпер волостена керә. 1920 елдан ТАССР ның Мамадыш кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Тәкәнеш, 1932 елның 1 гыйнварыннан – Кукмара, 1935 елның 10 февраленнән Тәкәнеш, 1963 елның 1 февраленнән Мамадыш районында.
Хәзер Ишки авыл җирлеге составында.
1924 елда авылда “Труд” авыл хуҗалыгы ширкәте оештырыла. 1930 елда “Новая жизнь” колхозы булдырыла (беренче рәисе – А.Г.Григорьев). 1945 елда “Новая жизнь” хуҗалыгы җирлегендә ике колхоз – “Новая жизнь” һәм “Новый путь” оештырыла, 1950 елда алар “Новый путь” исеме белән берләштерелә. 1958 елда (башка мәгълүматлар буенча, 1962 елда) “Новый путь” һәм “Якты чишмә” (Ишки авылы) колхозлары “Маяк” колхозына берләштерелә (үзәк утары Ишки авылында).
1994 елда “Маяк” күмәк предприятиесе итеп үзгәртелә. 2002 елда – “Маяк”, “Рассвет” (Тау Иле, Чаксы, Нагаш авыллары), “Алга” (Иске Чәбия, Шәмәк күмәк предприятиеләре “Дуслык” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативына берләштерелә. 2005 елда үзгәртеп оештырыла, “Рассвет” күмәк предприятиесе” дигән исеме кайтарыла. Ул үз чиратында “Вамин” агрофирмасы берләшмәләренең берсенә әверелә.
Халкы кырчылык, сөт терлекчелеге, сарык асрау, умартачылык белән шөгыльләнә.
1920 елларда авылда элекке земство мәктәбе бинасында башлангыч мәктәп ачыла. 1949 һәм 1979 елларда яңа биналар төзелә, 2014 елда ябыла.
Авылда китапханә (1930 елларда уку өе буларак ачыла), клуб (1930 еллардан), фельдшер-акушерлык пункты (1950 елда яңа бина төзелә) бар.
Авыл янында төзекләндерелгән “Купель-1” чишмәсе бар (2017 ел).
А.П.Бузюров (1949 елда туган) – юрист, полковник, Владивосток гарнизоны хәрби прокуроры (1988–1992 елларда), Ярославль шәһәрендә хәрби частьтә хәрби прокурор (1992 ел).
1782 елда – 47 ир-ат;
1859 елда – 435,
1897 елда – 846,
1908 елда – 942,
1926 елда – 1035,
1949 елда – 566,
1958 елда – 431,
1970 елда – 509,
1979 елда – 375,
1989 елда – 262,
2002 елда – 181,
2010 елда – 135,
2017 елда – 107 кеше (руслар – 63,5%, керәшен татарлар – 31,7%, мөселман татарлар – 4,6%).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.