Тарихы

XVIII йөздә нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда шулай ук Иске Горелый Ельник (Иске Максимов) исеме белән билгеле.

XVIII йөз уртасында халкының бер өлеше яңа урынга күченә һәм Яңа Горелый Ельник (Яңа Максимов) авылына нигез сала, башка исеме – Новопоселенный Горелый Ельник Студеного Ключа (хәзер Ямаш авылы). Хәзерге исем белән авыл 1924 елда революционер М.Вахитов хөрмәтенә атала.

1860 елларга кадәр халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук умартачылык кәсепчелеге тарала.

XX йөз башында авылда мәчет, тимерче алачыгы, тегермән, 3 ярма яргыч, 3 вак-төякләр кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 913,9 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Мамадыш өязе Җөри волостена керә. 1920 елдан ТАССР ның Мамадыш кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Мамадыш, 1935 елның 10 февраленнән – Тәкәнеш, 1963 елның 1 февраленнән Мамадыш районында.

Хәзер Шәдче авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1924 елда авылда “Красный пахарь” авыл хуҗалыгы кредит ширкәте оештырыла. 1929–1930 елларда Калинин исемендәге колхоз булдырыла (беренче рәисе – И.Ибраһимов). 1950 елда май заводы эшли.

1954 елда Каганович исемендәге колхоз белән берләштерелә. 1957 елда Х.Ямашев исемендәге колхоз (Шәдче, Яңа Мочалкино, Иске Мочалкино, Юкәче, Ямаш авыллары) итеп үзгәртелә.

1962 елда колхоз Тәкәнеш районыннан Мамадыш районы карамагына күчерелә, 1994 елда Ямашев исемендәге ябык акционерлык җәмгыяте, 2002 елда – Ямашев исемендәге авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы итеп үзгәртелә (2007 елда бетерелә).

Халкы күбесенчә кырчылык, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1924 елда – балалар бакчасы, 1926 елда – клуб, 1927 елда башлангыч мәктәп ачыла (1933 елда – җидееллык, аннары – сигезьеллык итеп үзгәртелә, 1960–1967 елларда эшләми, соңрак башлангыч мәктәп була, 2015 елда ябыла).

1939 елгы мәгълүматлар буенча, авылда почта, дәвалау амбулаториясе, ветеринария пункты, базар эшли.

Хәзер клуб, фельдшер-акушерлык пункты, “Тимерхан” мәчете (2016 елдан) бар.

Халык саны

1782 елда – 75 ир-ат;
1859 елда – 555,
1897 елда – 870,
1908 елда – 875,
1926 елда – 1033,
1939 елда – 822,
1949 елда – 560,
1958 елда – 450,
1970 елда – 490,
1979 елда – 385,
1989 елда – 214,
2002 елда – 187,
2010 елда – 154,
2017 елда – 136 кеше (татарлар).