Тарихы

XVII йөзнең икенче яртысыннан мәгълүм. Революциягә кадәрге чыганакларда шулай ук Троицкий, Көек, Бөрсет-Кыерлы, Түбәнавыл исемнәре белән дә мәгълүм.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөз башында авылда Троица чиркәве (1818–1825 елларда А.И.Сухопаров акчасына төзелә; классицизм стилендә дини архитектура истәлеге), земство мәктәбе (1868 елда ачыла), 2 тимерче алачыгы, тегермән, казна шәраб һәм 3 вак-төякләр кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 1203,8 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Мамадыш өязе Түбән Сон волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Мамадыш кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Мамадыш, 1935 елның 10 февраленнән – Кызыл Йолдыз, 1959 елның 26 мартыннан Мамадыш районында.

Хәзер Урманчы авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1925 елда – авылда “Новй путь” хезмәт игенчелек артеле, 1931 елда “Заря” колхозы оештырыла. Халкы сөт терлекчелек белән шөгыльләнә.

Мәдәният

Авылда мәдәният йорты, фельдшер-акушерлык пункты (2014 елдан) эшли. Төзекләндерелгән “Тегермән суы” чишмәсе бар (2017 ел).

Күренекле кешеләре

А.И.Петров (1933 елда туган) – химик‑технолог, химия фәннәре докторы, профессор, ТР ның атказанган фән эшлеклесе.

Халык саны

1782 елда – 85 ир-ат;
1859 елда – 559,
1897 елда – 862,
1908 елда – 860,
1920 елда – 900,
1926 елда – 892,
1938 елда – 827,
1970 елда – 695,
1979 елда – 441,
1989 елда – 345,
2002 елда – 265,
2010 елда – 236,
2017 елда – 191 кеше (керәшен татарлар – 93%, руслар – 6%).