Тарихы

1680 елдан (башка мәгълүматлар буенча – 1775 елдан) мәгълүм. XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

XIX йөз ахырында авыл территориясендә бакыр ятмалары табыла, һәм аны чыгару башлана.

XX йөз башында авылда 2 мәчет (1931 елда сүтеләләр), мәдрәсә (үзенең бинасы булмый, укыту мулла йортында алып барыла), су тегермәне, 2 вак-төякләр кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 1374 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Мамадыш өязе Кабык Күпер волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Мамадыш кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Тәкәнеш. 1932 елның 1 гыйнварыннан – Мамадыш, 1935 елның 10 августыннан – Тәкәнеш, 1963 елның 1 февраленнән Мамадыш районында.

Хәзер Олыяз авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елларда авылда “Уңыш” колхозы оештырыла (беренче рәисе – Ф.Кәримов). 1959 елдан “Чулпан” колхозы составында (Олыяз (үзәк утары), Түбән Козгынчы, Югары Козгынчы, Дусай, Кыравыл авыллары). 1994 елда – “Чулпан” авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясе, 2001 елда – “Чулпан” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2002 елда “Чулпан” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте итеп үзгәртелә.

Халкы кырчылык, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1931 елда башлангыч мәктәп ачыла, 1993 елда башлангыч мәктәп – балалар бакчасы итеп үзгәртелә.

1929 елда мәчет бинасында уку өе ачыла (беренче китапханәче – А.Габбасов). Соңрак китапханә авыл читендәге буш йортка күчерелә. 1957 елда язучы Ш.Маннур акчасына китапханәнең яңа бинасы төзелә. Язучы үлгәннән соң 1980 елда “Чулпан” колхозы идарәсе һәм авыл советы карары буенча музей булдыру максаты белән китапханәгә өстәп тагын бер бина төзелә. 1995 елда Ш.Маннурның мемориаль музей-китапханәсе ачыла (музей директоры – ТР ның атказанган мәдәният хезмәткәре В.Ш.Зәйнетдинова).

Авылда клуб (1931 елдан), фельдшер-акушерлык пункты (1993 елдан) бар.

2000 елда авыл кешеләре Р. һәм Ф.Фатыйховлар акчасына “Мансур” мәчете төзелә.

1992 елда Шыя елгасы аша тимер күпер салына. Авылда “Мостафа”, “Габдрахман”, “Мулла”, “Маннур”, “Салкын кое”, “Кара”, “Гыйльми”, “Фазыл”, “Бокырлы” чишмәләре бар.

Күренекле кешеләре

Ш.Маннур (1905–1980) – язучы, Хезмәт Кызыл Байрагы, Кызыл Йолдыз, Халыклар дуслыгы, “Почет билгесе” орденнары кавалеры. Язучының кабере ТР ның мәдәни мирас объектлары реестрына кертелгән.

Халык саны

1782 елда – 80 ир-ат;
1859 елда – 439,
1897 елда – 736,
1908 елда – 776,
1920 елда – 861,
1926 елда – 783,
1949 елда – 388,
1958 елда – 422,
1970 елда – 345,
1979 елда – 279,
1989 елда – 234,
2002 елда – 205,
2010 елда – 208,
2017 елда – 180 кеше (мөселман татарлар – 98%, керәшен татарлар – 2%).