Административ-территориаль буйсынуы

1920 елларда нигез салына (фаразланганча, 1925 елларда Григорий Такарлыков җитәкчелегендә Юкәче авылыннан күченүчеләр тарафыннан).

Оештырылган вакытыннан ТАССРның Мамадыш кантоны Вахитов волостена керә. 1930 елның 10 августыннан – Тәкәнеш, 1932 елның 1 гыйнварыннан – Мамадыш, 1935 елның 10 февраленнән – Тәкәнеш, 1963 елның 1 февраленнән Мамадыш районында.

Хәзер Шәдче авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1929–1930 елларда поселокта “Парижская коммуна” колхозы (беренче рәисе – П.Конченов) оештырыла. 1933–1934 елларда амбар һәм ферма төзелә. 1937 елда поселокның берничә хуҗалыгы Иске Мочалкино, Юкәче авылларына күченә, ләкин берничә елдан кире кайталар.

1960 елда янгын аркасында 6 хуҗалык юкка чыга, шуларның дүртесе башка авылларга күченәләр. Поселокта бары тик 2 хуҗалык кала.

Халык саны

1949 елда – 57,
1958 елда – 51,
1970 елда – 30,
1979 елда – 19,
1989 елда – 5,
2002 елда – 2,
2010 елда – 1,
2017 елда – 2 кеше (керәшен татарлар).