Тарихы

XIX йөздә нигез салына. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөз башында авылда мәчет, вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 600 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Мамадыш өязе Иске Комазан волостена керә. 1920 елдан ТАССР ның Мамадыш кантонында. 1930 елның 10 августыннан Мамадыш районында.

Хәзер Югары Ушма авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда “Ирекле хезмәт” колхозы оештырыла. 1960 елларда авыл “Татарстан” колхозы составына керә (Алкин, Югары Ушма, Акчишмә, Иске Завод, Хәсәнша, соңрак – Эшче авыллары). 1973 елда “Татарстан” колхозы – “Ушма” совхозы, 1994 елда – “Ушма” күмәк предприятиесе, 2002–2005 елларда “Ушма” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы итеп үзгәртелә.

Халкы кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

Авылда башлангыч мәктәп эшли (2017 елга кадәр), хәзер клуб, мәчет бар.

Күренекле кешеләре

М.Г.Ганиев (1921–1992) – хакимият-хуҗалык хезмәткәре, ТАССР ның ягулык сәнәгате министры (1966–1983 елларда), Хезмәт Кызыл Байрагы, Кызыл Йолдыз орденнары кавалеры.

Халык саны

1897 елда – 183,
1908 елда – 212,
1920 елда – 285,
1926 елда – 301,
1938 елда – 351,
1949 елда – 267,
1958 елда – 215,
1970 елда – 271,
1979 елда – 212,
1989 елда – 119,
2002 елда – 88,
2010 елда – 79,
2017 елда – 61 кеше (татарлар – 98,4%, руслар – 1,6%).