Тарихы

1680 елдан мәгълүм. XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөз башында авылда мәчет (1947 елга кадәр), мәктәп, су тегермәне, 3 вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 1376,9 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Мамадыш өязе Түбән Сон волостена керә. 1920 елдан ТАССР ның Мамадыш кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Мамадыш, 1935 елның 10 февраленнән – Кызыл Йолдыз, 1959 елның 26 мартыннан Мамадыш районында.

Хәзер Сон авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда “1-я Пятилетка” колхозы оештырыла. 1953 елда авыл Вахитов исемендәге колхоз составына керә. 1969 елда Вахитов исемендәге һәм “Спартак” (Югары Сон авылы) колхозлары берләштерелә. 1990 елда кабат Вахитов исемендәге колхоз оештырыла (Кече Сон (үзәк утары) һәм Урта Сон авыллары). 1994 елда – Вахитов исемендәге күмәк предприятие, 2005 елда “Азык-төлек корпорациясе” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең Мамадыш филиалы итеп үзгәртелә. 2007 елдан – “Мамадыш азык-төлек корпорациясе” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте (авыл аның составында).

Халкы кырчылык, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1947 елда авылда башлангыч мәктәп ачыла (мәчет бинасында урнаша, 1990 елда яңа агач бина төзелә), 2008 елда ябыла, балалар Кече Сон мәктәбенә йөреп укый.

1976–2007 елларда балалар бакчасы эшли. Мәдәният йорты (1977 елдан, аңа кадәр клуб була), китапханә (1956 елдан, 1986 елдан мәдәният йорты бинасында), медпункт (1976 елдан, 2010 елдан мәдәният йорты бинасында), мәчет (2003 елдан) бар.

Халык саны

1782 елдан – 101 ир-ат;
1859 елдан – 608,
1897 елдан – 808,
1908 елдан – 928,
1920 елдан – 999,
1926 елдан – 908,
1938 елдан – 824,
1949 елдан – 690,
1958 елдан – 567,
1970 елдан – 490,
1979 елдан – 422,
1989 елдан – 301,
2002 елдан – 296,
2010 елдан – 256,
2017 елдан – 217 кеше (татарлар).