Тарихы

XVIII йөзнең икенче яртысында нигез салына. 1930 елларга кадәрге чыганакларда Урта Ошман исеме белән билгеле.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөз башында авылда мәчет (якынча 1941 елда ябыла), мәктәп, су тегермәне эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 405,7 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Мамадыш өязе Петропавел волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Мамадыш кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Тәкәнеш, 1932 елның 1 гыйнварыннан – Кукмара, 1935 елның 10 февраленнән – Тәкәнеш, 1963 елның 1 февраленнән Мамадыш районында.

Хәзер Түбән Тәкәнеш авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

Күмәкләштерү елларында “Сигнал” колхозы оештырыла, 1950 елда Сталин исемендәге колхоз составына керә (үзәк утары Югары Тәкәнеш авылында). 1960 елда аңа Түбән Тәкәнеш авылы колхозы берләштерелә. 1961 елда – Сталин исемендәге колхоз “Родина” колхозы, 1992 елда “Родина” авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясе итеп үзгәртелә (2006 елга кадәр). Хәзер “Тәкәнеш агросәнәгать комплексы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте эшли.

Халкы кырчылык белән шөгыльләнә.

Мәдәният

Китапханә эшли.

Халык саны

1859 елда – 184,
1897 елда – 351,
1908 елда – 426,
1920 елда – 310,
1926 елда – 283,
1949 елда – 199,
1958 елда – 156,
1970 елда – 138,
1979 елда – 156,
1989 елда – 125,
2002 елда – 108,
2010 елда – 97,
2017 елда – 81 кеше (татарлар – 99,8%, башка милләтләр – 0,2%).