Тарихы

XVII йөз ахырында нигез салына. XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук курыс-мунчала ясау кәсепчелеге тарала.

XX йөз башында авылда 2 мәчет, мәдрәсә, 3 ярма яргыч, йон-тукыма ману йорты, 3 вак-төякләр кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 1162,9 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Мамадыш өязе Җөри волостена керә. 1920 елдан ТАССР ның Мамадыш кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Тәкәнеш, 1932 елның 1 гыйнварыннан – Мамадыш, 1935 елның 10 февраленнән – Тәкәнеш, 1963 елның 1 февраленнән Мамадыш районында.

Хәзер Шәдче авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1932 елда авылда “Кызыл Йолдыз” колхозы оештырыла (беренче рәисе – Т.Газизуллин). 1951 елда Каганович исемендәге колхоз итеп үзгәртелә. 1952 елда колхоз үрдәк, каз, тавыклар үстерә башлый. 1957 елдан – Х.Ямашев исемендәге колхоз (Вахит, Яңа Мочалкино, Иске Мочалкино, Юкәче, Ямаш авыллары).

1962 елда колхоз Тәкәнеш районыннан Мамадыш районы карамагына күчерелә.

1994 елда Ямашев исемендәге ябык акционерлык җәмгыяте, 2002 елда – Ямашев исемендәге авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы итеп үзгәртелә (2007 елда бетерелә).

1957 елда пекарня төзелә.

Халкы күбесенчә кырчылык, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1935 елда башлангыч мәктәп ачыла (мәчет бинасында урнаша), 1949 елда – җидееллык, 1979 елда урта мәктәп итеп үзгәртелә (1979 елда яңа бина төзелә).

Мәктәп каршында 1975 елдан төбәк тарихын өйрәнү музее эшли, экспозициясе мәктәп, авыл тарихына, халык һөнәрчелегенә багышлана. 1981 елда сугышчан дан бүлмәсе ачыла, экспозициясе Бөек Ватан сугышында һәм Әфганстанда һәлак булганнарга багышлана (оештыручылары – М.М.Садыйков һәм С.И.Ильясов).

1953 елда – авылда дәвалау амбулаториясе, 1954 елда – 10 урынга исәпләнгән хастаханә, 1964 елда – 25 урынлы хастаханә, 2013 елда яңа дәвалау амбулаториясе ачыла.

Мәдәният йорты (клуб өчен яңа бина 1957 елда Юкәче авылының Казан-Богородица чиркәве бинасы материалларыннан төзелә), 1980 елдан хәзерге статусында (2020 елдан Ямаш авылында туган хәрби-интернационалист А.М.Вәлиев исемендә), китапханә (1937 елдан), балалар бакчасы (1979 елдан, башка мәгълүматлар буенча, 1960 елдан; 2009 елдан мәктәп бинасында), Мамадыш картлар һәм инвалидлар интернат-йорты (1994 елдан), спорт мәйданчыгы (2019 елдан), мәчет (2000 еллар башыннан) бар.

Мәдәният йорты каршында халык театры (1957 елдан мәктәп җирлегендә, 1991 елда “халык” исемен ала (2015 елда исеме раслана), “Туганайлар” керәшен фольклор ансамбле (1984 елдан), “Халкым бизәкләре” татар фольклор ансамбле (2000 елдан) (барлык коллективларның оештыручысы – И.М.Вәлиев, җитәкчесе – А.М.Вәлиев) эшли.

Төзекләндерелгән “Тәпи чишмәсе” бар.

Күренекле кешеләре

Ф.Х.Хаҗиев (1931–1999) – хакимият-хуҗалык хезмәткәре, “Яналык” (1956 елдан), XXII нче Партсъезд исемендәге (1963 елдан) колхозлары рәисе, Мамадыш шәһәре торак-коммуналь хуҗалыгы директоры (1986 елдан), Мамадыш киҗе-мамык фабрикасы директоры (1987–1995 елларда).

Халык саны

1782 елда – 64 ир-ат;
1859 елда – 623,
1897 елда – 1086,
1908 елда – 1220,
1920 елда – 1152,
1926 елда – 1021,
1949 елда – 772,
1958 елда – 653,
1970 елда – 694,
1979 елда – 650,
1989 елда – 517,
2002 елда – 494,
2010 елда – 488,
2017 елда – 436 кеше (татарлар).