Тарихы

1680 елдан мәгълүм. Революциягә кадәрге чыганакларда Турки исеме белән билгеле.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөз башында авылда мәчет була. Авыл җәмәгатенең имана җире 341,3 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Мамадыш өязе Лыябаш-Келәүш волостена керә. 1920 елдан ТАССР ның Мамадыш кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Тәкәнеш, 1932 елның 1 гыйнварыннан – Мамадыш, 1935 елның 10 февраленнән – Тәкәнеш, 1963 елның 1 февраленнән – Мамадыш районында.

Хәзер Келәүш авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1932 елдан авыл Ямашев исемендәге, “Заря” колхозлары составына керә, 1973 елдан – “Искра” колхозы, 1978 елдан (башка мәгүлүматлар буенча, 1984 елдан) “Вятка” совхозы составында.

1997 елдан – “Вятка” күмәк предприятиесе, 2002 елдан – “Вятка” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2005 елдан – “Вятка” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2005 елдан – “Нократ” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, “Вятка” бүлеге, 2014 елдан – “Нократ” “Сөт иле”” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте филиалы, “Вятка” бүлеге, 2016 елдан “Нократ” агросәнәгать комплексы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте.

Халкы кырчылык, терлекчелек белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

Авылда башлангыч мәктәп (1999–2011 елларда), клуб (2015 елга кадәр, 2003 елда яңа бина төзелә) эшли.

Төзекләндерелгән чишмә бар.

Халык саны

1782 елда – 20 ир-ат;
1859 елда – 150,
1897 елда – 300,
1908 елда – 338,
1920 елда – 333,
1926 елда – 314,
1949 елда – 210,
1958 елда – 128,
1970 елда – 189,
1979 елда – 165,
1989 елда – 98,
2002 елда – 86,
2010 елда – 54,
2017 елда – 47 кеше (татарлар).