Административ-территориаль буйсынуы

1927 елда нигез салына. Беренче исеме – “Агробаза” совхозы поселогы (1949 елга кадәр).

Оештырылган вакытыннан ТАССРның Мамадыш кантонында. 1930 елның 10 августыннан Мамадыш районында.

Хәзер Красная Горка авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1918 елда поселок территориясендә элекке Столыпин исемендәге үрнәк хуҗалык җирлегендә “Агробаза” совхозы оештырыла, 1949 елда “Мамадыш” совхозына берләштерелә. 1957 елда “Красная “Горка” (Красная Горка авылы), “Победа” (Максимов Пүчинкәсе авылы) һәм Сталин исемендәге (Рус Пакшины авылы) колхозлар кушылу хисабына совхоз зурайтыла. 1961 елда “Мамадыш” нәселле терлек үрчетү совхозы итеп үзгәртелә (чынлыкта Тула өлкәсенең ”Большевик” дәүләт нәселле терлек үрчетү заводының аерымланган хуҗалыгы була).

1997 елда нәселле терлек үрчетү совхозы “Мамадыш” нәселле терлек үрчетү заводы итеп үзгәртелә (аның составында: Красная Горка (1 нче ферма, үзәк утары), Максим Пүчинкәсе, Ташлы авыллары, Беляев Пүчинкәсе поселогы). 2008 елдан “Омар” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте составына керә.

“Радуга” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте эшли (ипи һәм кондитер әйберләре җитештерә).

Халкы ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә, Мамадыш шәһәрендә эшли.

Мәгариф һәм мәдәният

1927 елда поселокта башлангыч мәктәп ачыла, 1933 елда – җидееллык (1973 елда яңа бина төзелә), 1978 елда урта мәктәп итеп үзгәртелә. 1974 елда 2 нче Усад урта һөнәри техник училищесенең Мамадыш филиалы ачыла, 1975 елда 21 нче урта һөнәри техник училищесенең Балык Бистәсе филиалына күчерелә (шулай ук Түбән Тәкәнеш һәм Үсәли авыллары филиаллары эшли).

1978 елдан филиал мөстәкыйль рәвештә, Мамадыш шәһәренең 2 нче мәктәбе җирлегендә 21 нче урта һөнәри техник училищесе буларак эшли башлый. 1981 елда “Чулпан”, “8-е Марта” колхозлары, “Госкомсельхозтехника” ның Тәкәнеш бүлеге, “Райсельхозхимия” нең Үсәли бүлеге җирлегендә тракторист-машинист әзерләү буенча филиаллар оештырыла, шулай ук “Дружба” һәм Ленин исемендәге колхозлар җирлегендә сыер саву осталары әзерләү буенча филиаллар булдырыла.

1984 елда 37 нче урта һөнәри техник училище итеп үзгәртелә. 1984 елда Югары ушма, Ишки, Олыяз авылы мәктәпләре һәм “Алга” “Красный Партизан”, Ленин исемендәге колхозлар каршында филиаллары ачыла. 1988 елда училищенең яңа бинасы төзелә, 1994 елда – 87 нче һөнәри лицей, 2009 нчы елда – 87 нче һөнәри көллият, 2015 елда Мамадыш политехник көллияте итеп үзгәртелә, агросәнәгать комплексы өчен белгечләр әзерли, машина-тракторлар паркы, автодром һәм 225 гектар мәйданлы уку-укыту хуҗалыгы бар.

Поселокта китапханә (1939 елдан, хәзер мәдәният йорты бинасында), “Олимп” спорт сарае (аның каршында 1999 елдан – “Олимп” спорт мәктәбе, 2005 елдан хоккей һәм тимераякта фигуралы шуу буенча спорт мәктәбе эшли), дәвалау амбулаториясе (2013 елдан, башка мәгълүматлар буенча – 2014 елдан), “Алёнушка” балалар бакчасы (1968 елдан), “Радуга” балалар бакчасы (2015 елдан), мәдәният йорты (1991 елдан, 2015 елдан күп функцияле үзәк бинасында, 2016 елдан аның каршында кинотеатр ачыла), фельдшер-акушерлык пункты, “Рәхимле” мәчете (2018 елдан) бар.

2020 елда ТАССР ның 100 еллыгы истәлегенә сквер ачыла.

Мәдәният йорты каршында “Сударушка” рус фольклор ансамбле эшли (2002 елдан. оештыручысы – Г.З.Васылова, җитәкчесе – Л.И.Нургалиева).

Тормышы һәм эшчәнлеге поселок белән бәйле шәхесләр

М.Ш.Насыйров (1930–2019), “Мамадыш” совхозы директоры, РСФСР ның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре.

Халык саны

1938 елда — 438,
1949 елда — 392,
1958 елда — 495,
1970 елда — 781,
1979 елда — 1018,
1989 елда — 1428,
2002 елда — 2015,
2010 елда — 1998,
2017 елда — 2542 кеше (татарлар – 68,3%, руслар – 29,7%, башка милләтләр – 2%).