Тарихы

1680 елдан Атарка буларак мәгълүм. Революциягә кадәрге чыганакларда Покровский исеме белән билгеле.

Халкы башта монастырь крәстияннәре катлавына керә, 1764 елда – экономик, соңрак дәүләт крәстияннәре катлавына күчерелә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

1853–1856 елларда архитектор М.П.Коринфский проекты буенча бер престоллы Покров чиркәве төзелә (псевдорус стилендә эклектиканың дини архитектура истәлеге; 1990–2000 елларда хәйрияче В.В.Ведерников катнашында реставрацияләнә). Чиркәү каршында 1860 елларда китапханә оештырыла.

XX йөз башында авылда Покров чиркәве, земство мәктәбе (1884 елда ачыла), 2 җил тегермәне, май язу йорты, казна һәм 5 вак-төякләр кибете эшли.

Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 4018 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Мамадыш өязе Красная Горка волостена керә. 1920 елдан ТАССР ның Мамадыш кантонында. 1930 елның 10 августыннан Мамадыш районында.

Хәзер Отарка авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1918 елда К. Маркс исемендәге Отарка коммунасы булдырыла. 1930 елда “Красная нива” колхозы оештырыла, аннары “Герой Октября” колхозы итеп үзгәртелә. 1956 елда “Пятилетка” 2 нче терлек симертү совхозы бүлеге була.

1994 елда – “Пятилетка” крәстиян һәм фермер хуҗалыклары ассоциациясе итеп үзгәртелә (2006 елга кадәр). 2009 елдан “Трудовик” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте. 2015 елда хуҗалык шәхси эшкуар Р.М.Мотыйгуллинга күчә. Халкы кырчылык, ит терлекчелеге, умартачылык белән шөгыльләнә.

Авыл тирәсендә карбонатлы токымнар чыганагы урнашкан.

Мәгариф һәм мәдәният

1940 елда җидееллык мәктәп ачыла, соңрак урта мәктәп итеп үзгәртелә (1985 елда яңа бина төзелә). 2011 елда мәктәп ябыла.

1961–2014 елларда балалар бакчасы эшли.

Авылда фельдшер-акушерлык пункты (1947 елдан, 1975 елда яңа бина төзелә, 2005 елда мәктәп бинасына күчерелә), мәдәният йорты (1950 елларда клуб буларак ачыла, 1972 елда яңа мәдәният йорты төзелә, 2014 едда сүтелә, хәзер мәктәп бинасында), китапханә (1966 елдан, башка мәгълүматлар буенча, 1973 елдан), православие һәм иске дин тарафдарлары зираты бар.

“Золотой ключ” чишмәсе төзекләндерелгән.

Халык саны

1782 елда — 249 ир-ат;
1859 елда — 1138,
1897 елда — 1254,
1908 елда — 1490,
1920 елда — 1388,
1926 елда — 1438,
1938 елда — 1373,
1949 елда — 1228,
1958 елда — 772,
1970 елда — 849,
1979 елда — 548,
1989 елда — 460,
2002 елда — 398,
2010 елда — 287,
2017 елда — 306 кеше (руслар – 94%, татарлар – 6%).