Тарихы

1680 елдан мәгълүм. XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөз башында авылда мәчет, мәдрәсә, 2 тимерче алачыгы, су тегермәне, 2 вак-төякләр кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 766 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Мамадыш өязе Кече Кирмән волостена керә. 1920 елдан ТАССР ның Мамадыш кантонында. 1930 елның 10 августыннан Мамадыш районында.

Хәзер Кече Кирмән авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1924 елда – авылда “Йолдыз” авыл хуҗалыгы ширкәте оештырыла. Халкы кырчылык, дуңгыз асрау белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1929– 2014 елларда авылда башлангыч мәктәп эшли (1964 елда яңа бина төзелә).

Авылда клуб бар.

1936–1987 елларда Норма урманчылыгы (Норма авылында конторасы урнаша) эшли. 1946 елда Норма урманчылыгы поселогына нигез салына.

Халык саны

1782 елда — 43 ир-ат;
1859 елда — 254,
1897 елда — 554,
1908 елда — 607,
1920 елда — 637,
1926 елда — 682,
1938 елда — 569,
1949 елда — 385,
1958 елда — 401,
1970 елда — 378,
1979 елда — 305,
1989 елда — 224,
2002 елда — 178,
2010 елда — 168,
2017 елда — 120 кеше (татарлар).