Тарихы

1710–1711 еллардан мәгълүм. XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөз башында авылда Казан Богородица чиркәве, Изге Гурий борадәрлеге мәктәбе (1876 елда ачыла), су тегермәне, вак-төякләр кибете эшли.

Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 699,8 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Мамадыш өязе Петропавел волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Мамадыш кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Тәкәнеш, 1932 елның 1 гыйнварыннан – Мамадыш, 1935 елның 10 февраленнән – Тәкәнеш, 1963 елның 1 февраленнән Мамадыш районында.

Хәзер Түбән Тәкәнеш авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

Авылда “Тәкәнеш” агросәнәгать комплексы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте (терлекчелек, үсемлекчелек, терлек азыгы җитештерү) эшли.

Халкы кырчылык, ит-сөт терлекчелеге, умартачылык белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

Элегрәк авылда башлангыч мәктәп эшли. Хәзер китапханә (1993 елдан), клуб бар.

Халык саны

1782 елда — 36 ир-ат;
1859 елда — 206,
1897 елда — 388,
1908 елда — 474,
1920 елда — 460,
1926 елда — 511,
1949 елда — 287,
1958 елда — 304,
1970 елда — 376,
1979 елда — 335,
1989 елда — 246,
2002 елда — 257,
2010 елда — 223,
2017 елда — 195 кеше (удмуртлар – 98%, башка милләтләр – 2%).