Тарихы

1680 елдан Иске Ошлан Пүчинкәсе буларак мәгълүм. Революциягә кадәрге чыганакларда шулай ук Түбән Ошлан исеме белән билгеле.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөз башында авылда 2 мәчет (1881 һәм 1893 елларда төзелгән, 1937 елда ябылалар, 1938 елдан ашлык амбары буларак кулланылалар, соңрак янып юкка чыгалар), су тегермәне, тимерче алачыгы, 3 ярма яргыч, 9 вак-төякләр кибете эшли.

Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 1479,7 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Мамадыш өязе Петропавел волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Мамадыш кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Тәкәнеш, 1932 елның 1 гыйнварыннан – Мамадыш, 1935 елның 10 февраленнән – Тәкәнеш, 1963 елның 1 февраленнән Мамадыш районында.

Хәзер Түбән Тәкәнеш авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1960 елда авылда Сталин исемендәге колхоз оештырыла. 1961 елда “Родина” колхозы итеп үзгәртелә, 1992 елда “Родина” авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясе итеп үзгәртелә (2006 елга кадәр). 2011 елга кадәр “Тәкәнеш авыл хуҗалыгы техникасы” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте эшли. 1957–1995 елларда яшелчә киптерү заводы була.

Хәзер авыл территориясендә “Тәкәнеш” агросәнәгать комплексы җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, “Азбука сыра” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең Тәкәнеш сөт заводы, “Азык-төлек программасы” агросәнәгать комплексы җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, шулай ук “Әкбәров А.М.” крәстиян-фермер хуҗалыгы (бөртекле-кузаклы һәм үлән культуралары игелә) эшли.

Халкы кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1930 еллар башында авылда җидееллык колхоз яшьләре мәктәбе ачыла (яңа агач бинада; 1934 елда яна), вакытлыча аны Шәмәк авылына күчерәләр. 1937 елда яңа бина төзелә, 1938 елда кабат урта мәктәп буларак ачыла, 1998 елда яңа бина төзелә.

1970 елда, Җиңүнең 25 еллыгы хөрмәтенә, Тәкәнеш урта мәктәбендә сугышта һәлак булган укытучылар һәм укучыларга багышлап һәйкәл ачыла.

Мәктәп каршында 1978 елдан “Яшь гвардия” хәрби-патриотик музее эшли, төп экспозицияләре Бөек Ватан сугышы тарихына багышлана (оештыручысы – А.А.Әхмәтова, җитәкчесе – Р.Н.Нигъмәтуллина).

Бөек Ватан сугышы елларында авылда блокадада калган Ленинград мәктәпләренең берсеннән балалар урнаштырыла.

Авылда төбәк тарихын өйрәнү музее бар (1960 елда мәктәп каршында төбәк тарихын өйрәнү түгәрәге буларак нигезләнә, оештыручысы – А.Г.Ганиев; 1965 елда аерым бинада урнаша, 1994 елга кадәр мәктәп музее статусында була; 1994–2002 елларда эшләми, 2002 елдан “Солнышко” балалар бакчасы бинасында, 2005 елга кадәр ТР Милли музее филиалы була, 2011 елдан – Мамадыш төбәк тарихын өйрәнү музее филиалы, 2000 экспонат исәпләнә, алар арсында халык иҗаты үрнәкләре бар – эскәтерләр, сөлгеләр, көнкүреш әйберләре).

1970 елларда 2 нче Усад урта һөнәри техник училище филиалы эшли (тракторист-машинистлар әзерли).

1934 елда авылда китапханә ачыла, 1948 елда мәдәният йортына күчерелә. 1951 елда олылар һәм балалар өчен китапханәләр ачыла, 1992 елда алар берләштерелә. 1993 елда балалар китапханәсе Түбән Оча авылына күчерелә.

Авылда шулай ук клуб (1937 елдан, 2013 елдан яңа бинада), балалар бакчасы (беренче балалар бакчасы 1929 елда элекке мәчет бинасында урнаша, 1937 елда аерым бинада, 1987 елда яңа бина төзелә), дәвалау амбулаториясе, “Иман нуры” мәчете (1997 елдан) бар.

2013 елда Бөек ватан сугышында һәлак булганнарга мемориал ачыла.

Күренекле кешеләре

Р.Р.Котдусов (1935 елда туган) — инженер‑конструктор, Ленин, Хезмәт Кызыл Байрагы, “Почет билгесе” орденнары кавалеры; Р.Г.Тәхәветдинов (1964–2008) – химик технологияләр процесслары һәм аппаратлары өлкәсендә галим, техник фәннәр докторы, профессор;

Н.Р.Хадиев (1965 елда туган) – икътисад фәннәре кандидаты, “Татарстан милли иминиятләштерү компаниясе” ачык акционерлык җәмгыяте президенты (2011–2019 елларда);

В.К.Хәйруллин (1921–2004) – химик‑технолог, химия фәннәре докторы, профессор, ТАССР ның атказанган фән һәм техника эшлеклесе, 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены кавалеры;

М.М.Шакирҗанов (1951–2013) – физик, физика-математика фәннәре докторы, ТР ның атказанган фән эшлеклесе, фән һәм техника өлкәсендә ТР Дәүләт бүләге лауреаты.

Халык саны

1859 елда — 487,
1897 елда — 1161,
1908 елда — 1234,
1920 елда — 884,
1926 елда — 814,
1949 елда — 1054,
1958 елда — 1463,
1970 елда — 1186,
1979 елда — 1300,
1989 елда — 999,
2002 елда — 982,
2010 елда — 936,
2017 елда — 835 кеше (татарлар – 94%, руслар – 5%, башка милләтләр – 1%).