Тарихы

1680 елдан мәгълүм. XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук агач әзерләү кәсепчелеге тарала.

XX йөз башында авылда волость идарәсе урнаша; 3 мәчет, мәдрәсә, 3 тимерче алачыгы, тегермән, тукыма ману һәм кирпеч сугу йортлары, 12 вак-төякләр кибете эшли; якшәмбе саен базар эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 2455 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Мамадыш өязе Кече Кирмән волостена керә. 1920 елдан ТАССР ның Мамадыш кантонында. 1930 елның 10 августыннан Мамадыш районында.

Хәзер Кече Кирмән авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1923 елда – авылда “Алга” авыл хуҗалыгы ширкәте, 1931 елда “Красный партизан” колхозы оештырыла. 1994 елда – “Красный партизан” күмәк предприятиесе, 2001 елда “Кирмән” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы итеп үзгәртелә (2014 елга кадәр эшли). 2015 елга кадәр (2016 елга кадәр) “Трудовик” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте эшли .

Халкы кырчылык, сөт терлекчелеге, умартачылык белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1929 елда авылда башлангыч мәктәп ачыла (элекке мәчет бинасында урнаша, 1932 елда яңа бина төзелә), 1935 елда – җидееллык, 1961 елда – сигезьеллык, 1979 елда урта мәктәп итеп үзгәртелә (1980 елда яңа бина төзелә).

1994 елда мәктәптә авылда туган 4 кешегә һәйкәл куела: Г.Миңнегуловка, Г.М.Миңлекәевкә, Г.Я.Нигъмәтуллинга, В.С.Сөләймановка.

Мәктәп каршында 1997 елдан төбәк тарихын өйрәнү музее эшли, экспозициясе мәктәп, авыл тарихына, милли һөнәрчелеккә, көнкүрешкә багышлана (оештыручысы – Р.Ш.Газизов, җитәкчесе – И.Р.Гыйззәтуллин).

Авылда мәдәният йорты, китапханә (1933 елдан), “Хамис” мәчете (2009 елдан) бар. Авыл янында төзекләндерелгән “Бакырчы” чишмәсе бар.

Мәдәният йорты каршында “Сандугач” фольклор ансамбле (1995 елдан, оештыручысы – Ф.Р.Дульмиев), “Чишмә” татар фольклор ансамбле (2005 елдан, оештыручысы – Н.Т.Хуҗиәхмәтова, җитәкчесе – Г.Р.Галимова) эшли.

Күренекле кешеләре

Р.Ш.Газизов (1947 елда туган) — язучы, ТР ның атказанган укытучысы, Ш.Маннур, Ф.Хөсни, Г.Андерсен исемендәге әдәбият премияләре лауреаты, Мамадыш районының Кече Кирмән урта мәктәп директоры (1972–2010 елларда), РСФСР ның халык мәгарифе отличнигы, ТР ның атказанган мәдәният хезмәткәре;

Г.Миңнегулов (1898–1974) — Социалистик Хезмәт Герое, Ленин, Хезмәт Кызыл байрагы орденнары кавалеры, туган авылында аның бюсты куелган;

Г.М.Миңлекәев (1910–1980) — тракторчы, Ленин ордены кавалеры;

Рамил С.Мөхәммәдиев (1956 елда туган) — геофизик, фән һәм техника өлкәсендә ТР Дәүләт бүләге лауреаты, ТР ның атказанган нефтьчесе;

Ринат С.Мөхәммәдиев (1948 елда туган) — язучы, әдәбият галиме, әдәбият тәнкыйтьчесе, җәмәгать эшлеклесе, ТАССР ның атказанган мәдәният хезмәткәре, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты;

Г.Я.Нигъмәтуллин (1915–1945) — Советлар Союзы Герое, өлкән политрук, Мамадыш шәһәрендә аның бюсты куелган;

В.С.Сөләйманов (1900–1968) — шахтер, Ленин ордены кавалеры;

Р.З.Шакиров (1939 елда туган) — геолог-нефтьче, Татарстан геология‑разведка идарәсе баш инженеры (1995 елда), ТАССР ның атказанган геологы.

Халык саны

1782 елда — 127 ир-ат;
1859 елда — 1139,
1897 елда — 2219,
1908 елда — 2574,
1920 елда — 2195,
1926 елда — 2086,
1938 елда — 1237,
1949 елда — 963,
1958 елда — 821,
1970 елда — 912,
1979 елда — 734,
1989 елда — 553,
2002 елда — 480,
2010 елда — 439,
2017 елда — 329 кеше (татарлар – 99,09%, руслар – 0,91%).