Тарихы

1780 елдан мәгълүм. Революциягә кадәрге чыганакларда Новопоселённая Уса буларак билгеле.

1860 елларга кадәр халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

1896 елда архитектор Ф.Н.Малиновский проекты буенча Мамадышның сәүдәгәр хатын М.Т.Захарова, алпавыт И.С.Курышин, рухани Н.Ф.Николаев акчасына Сергей Радонежский чиркәве төзелә (классицизм һәм барокко стильләре катнашында “агач” эклектика стилендә дини архитектура истәлеге; 1992 елда яна).

XX йөз башында авылда волость идарәсе урнаша; Сергей Радонежский чиркәве, земство мәктәбе (1914 елда бинасы төзелә), тимерче алачыгы, казна шәраб һәм 3 вак-төякләр кибете эшли.

Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 1696,7 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Мамадыш өязе Иске Комазан волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Мамадыш кантонында. 1930 елның 10 августыннан Мамадыш районында.

Хәзер Көек-Ерыкса авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда Чапаев исемендәге колхоз оештырыла, соңрак “Таң” колхозы итеп үзгәртелә. Сөтчелек фермасы, дуңгыз һәм сарыклар фермалары, атлар конюшнясы, тимерче алачыгы һәм сөт заводы була.

Мәгариф һәм мәдәният

Совет хакимиятенең беренче елларында земство мәктәбе базасында авылда башлангыч мәктәп ачыла, аннары – сигезьеллык, 1920 елда башлангыч мәктәп итеп үзгәртелә, 2007 елда ябыла.

Авылда мәдәният йорты (бинасы 1971 елда төзелә), китапханә (1947 елда уку йорты җирлегендә ачыла, 1974 елда аның фондлары Яковка авылы китапханәсе китаплары белән тулыландырыла, хәзер мәдәният йорты бинасында), фельдшер-акушерлык пункты (1961 елдан, 2007 елдан мәдәният йорты бинасында) бар.

1990 елларда Малмыж авыл җирлеге башлыгы Р.С.Асхамов ярдәме белән янып юкка чыккан чиркәү урынында кәшәнә төзелә.

Авыл янында төзекләндерелгән “Самовар” чишмәсе бар.

Халык саны

1782 елда — 68 ир-ат;
1859 елда — 605,
1897 елда — 1032,
1908 елда — 1262,
1920 елда — 1222,
1926 елда — 1182,
1938 елда — 953,
1949 елда — 602,
1958 елда — 376,
1970 елда — 379,
1979 елда — 310,
1989 елда — 168,
2002 елда — 126,
2010 елда — 97,
2017 елда — 143 кеше (руслар — 94%, татарлар — 6%).