Тарихы

1680 елдан Байгилдин Пүчинкәсе буларак мәгълүм. Революциягә кадәрге чыганакларда Колышчы, Покровский исемнәре белән билгеле.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

1870 елда авылда мәчет төзелә, 1903 елда тузган бина урынына яңа бина төзелә. XIX йөз ахырында мәдрәсәнең агач бинасы салына (1908 елда яңа бина торгызыла).

XX йөз башында авылда мәчет (1997 елда яна) һәм мәдрәсә (бер версия буенча, мәдрәсә XVII йөздән эшли, бинасы 1898 елда салына; архитектура истәлеге), су тегермәне, ярма яргыч, 5 вак-төякләр кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 1375,9 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Мамадыш өязе Кече Сон волостена керә. 1920 елдан ТАССР ның Мамадыш кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Мамадыш, 1935 елның 10 февраленнән – Кызыл Йолдыз, 1959 елның 26 мартыннан Мамадыш районында.

Хәзер Сон авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда “Ирекле” колхозы оештырыла, 1935–1959 елларда Кызыл Йолдыз районы Котлы Бөкәш авылы колхозы составына керә (хәзер Балык Бистәсе районы). 1953 елда, “1 нче Бишьеллык” колхозы кушылганнан соң (Урта Сон авылы), Вахитов исемендәге колхоз итеп үзгәртелә (Кече Сон авылы (үзәк утары) һәм Урта Сон авылы).

1959 елдан колхоз Мамадыш районы составында (авылда колхоз идарәсе урнаша). 1969 елда Вахитов исемендәге һәм “Спартак” колхозлары белән берләштерелә (Югары Сон авылы), 1990 елда кабат 2 колхозга бүленә.

1994 елда Вахитов исемендәге колхоз Вахитов исемендәге күмәк предприятие итеп үзгәртелә. 2003 елда аңа “Уңыш” күмәк предприятиесе кушыла. 2005 елда Вахитов исемендәге авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы “Азык-төлек корпорациясе” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең Мамадыш филиалы итеп үзгәртелә, 2007 елда соңгысы “Мамадыш азык-төлек корпорациясе” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте итеп үзгәртелә.

Халкы кырчылык, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

Авылда тулы булмаган урта мәктәп эшли (2015 елдан, 1997–2015 елларда урта мәктәп), 1975 елга кадәр сигезьеллык мәктәп буларак эшли, 1975 елда – урта мәктәп (1989 елда яңа бина төзелә), 2015 елда тулы булмаган урта мәктәп итеп үзгәртелә.

Авылда мәдәният йорты (1939 елда клуб буларак ачыла, 1997 елга кадәр элекке мәчет бинасында урнаша, 2012 елдан яңа бинада хәзерге статусында), китапханә (1987 елдан, башка мәгълүматлар буенча, 2008 елдан), балалар бакчасы (1973 елдан, 2008 елда авыл советы бинасына урнаштырыла, 2008 елда яңа бина төзелә), медпункт (1955 елдан, 2007 елдан балалар бакчасы бинасында), мәчет (1998 елдан) бар.

1993 елда авылда композитор Яруллиннар музее ачыла (1996 елда бинасы яна), 1997 елда мәктәптә Дәүләт музее филиалы буларак (2001 елдан – Милли музей) Ф.Яруллин музее ачыла, 2006 елдан – муниципаль музей (экспозиция мәйданы 100 кв.м., фондта 1200 дән артык саклау берәмлеге бар). 2016 елда мәдрәсәнең иске бинасын реконструкцияләгәннән соң, яңа Ф.Яруллин музее ачыла.

Төзекләндерелгән “Солтан” чишмәсе бар.

Күренекле кешеләре

Ф.Г.Мөхәммәтҗанов (1939 елда туган) —ТР ның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, ТАССР ның атказанган зоотехнигы, Вахитов исемендәге авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы рәисе (1992 елдан), Хезмәт Кызыл Байрагы, Октябрь Революциясе орденнары кавалеры;

З.Я.Яруллин (башка мәгълүматлар буенча — З.Б.Яруллин) (1888–1964) — пианист‑ансамблист, музыкаль әсәрләр авторы, атаклы композиторлар Фәрит З. һәм Мирсәет З. Яруллиннарның әтисе, “Сәйяр” труппасы спектакльләрендә катнаша, “Тукай маршы” авторы;

М.З.Яруллин (1938–2009) — композитор, педагог, ТАССР, Каракалпак АССР, РСФСР ның атказанган сәнгать эшлеклесе, ТАССР Композиторлар берлеге рәисе (1977–1989 елларда), М.Җәлил исемендәге Татарстан комсомолы бүләге лауреаты.

Бер версия буенча, авылда композитор, татар милли балетына нигез салучы, Г.Тукай исемендәге ТАССР Дәүләт бүләге лауреаты Ф.З.Яруллин (1914–1943) туган.

Халык саны

1782 елда — 95 ир-ат;
1859 елда — 862,
1897 елда — 1207,
1908 елда — 1327,
1920 елда — 1468,
1926 елда — 1383,
1938 елда — 963,
1949 елда — 812,
1958 елда — 684,
1970 елда — 648,
1979 елда — 558,
1989 елда — 404,
2002 елда — 379,
2010 елда — 352,
2017 елда — 306 кеше (татарлар).