Тарихы

1680 елдан мәгълүм. XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөз башында авылда мәчет, су тегермәне, вак-төякләр кибете эшли. Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 373,5 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Мамадыш өязе Шомырбаш волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Мамадыш кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Мамадыш, 1935 елның 10 февраленнән – Кызыл Йолдыз, 1959 елның 26 мартыннан Мамадыш районында.

Хәзер Усали авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда “Тимер юл” колхозы оештырыла (Югары Кыярлы авылы белән бергә), соңрак “Шверник”, “Үрнәк” исемнәре белән атала. 1959 елдан авыл Куйбышев исемендәге колхоз составында (Усали (үзәк утары), Югары Кыярлы, Владимир, Баскан, Бөрсет-Сукачы, авыллары). 1993 елдан Югары Кыярлы авылы белән бергә “Усалиагрохимсервис” ачык акционерлык җәмгыятенең ярдәмче хуҗалыгы.

Халкы кырчылык, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Халык саны

1782 елда — 18 ир-ат;
1859 елда — 166,
1897 елда — 319,
1908 елда — 342,
1920 елда — 343,
1926 елда — 339,
1938 елда — 319,
1949 елда — 406,
1958 елда — 230,
1970 елда — 179,
1979 елда — 144,
1989 елда — 72,
2002 елда — 31,
2010 елда — 15,
2017 елда — 11 кеше (татарлар).