Тарихы

1652 елдан мәгълүм. Революциягә кадәрге чыганакларда Архангельское исеме белән билгеле.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук кирпеч сугу кәсепчелеге тарала.

Авыл халкы Е.И.Пугачёв җитәкчелегендәге Крәстияннәр сугышында актив катнаша.

XX йөз башында авылда волость идарәсе урнаша; Архангел-Михаил чиркәве (1787–1802 елларда приход халкы акчасына 1769 елда янган агач чиркәү урынында төзелә; элекке рус барокко стилендә дини архитектура истәлеге), земство (1830 елда ир балалар мәктәбе буларак ачыла) һәм чиркәү-приход (1887 елдан) мәктәпләре, 2 тегермән, тимерче алачыгы, казна шәраб һәм 7 вак-төякләр кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 5468,8 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Мамадыш өязе Красная Горка волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Мамадыш кантонында. 1930 елның 10 августыннан Мамадыш районында.

Хәзер Красная Горка авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда авылда “Красная Горка” һәм “Красная Заря”колхозлары оештырыла, 1957 елда “Мамадыш” совхозы (Максим Пүчинкәсе авылы, Рус Пакшаны поселогы) составына керә. 1961 елда “Мамадыш” нәселле терлек үрчетү совхозы бүлеге, 1997 елда “Мамадыш” нәселле терлек үрчетү заводы бүлеге (Красная Горка (1 нче ферма; үзәк утары), Максим Пүчинкәсе, Ташлы авыллары, Беляев Пүчинкәсе поселогы) оештырыла. 2008 елда “Мамадыш” нәселле терлек үрчетү заводы территориясе “Омар” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенә керә.

“Татавтодор” акционерлык җәмгыятенең Мамадыш филиалы эшли. Авыл тирәсендә известьташ чыганагы бар.

Мәгариф һәм мәдәният

Хәзер авыл территориясендә балалар һәм яшүсмерләр өчен “Надежда” приюты (2004 елдан) эшли.

Археология истәлеге – Красная Горка шәһәрлеге (Алтын Урда чоры Болгар истәлеге) ачыклана.

Халык саны

1782 елда — 810 ир-ат;
1859 елда — 1993,
1897 елда — 2052,
1908 елда — 2237,
1920 елда — 2046,
1926 елда — 1752,
1938 елда — 1479,
1949 елда — 830,
1958 елда — 794,
1970 елда — 1206,
1979 елда — 1386,
1989 елда — 1224,
2002 елда — 1391,
2010 елда — 1333,
2017 елда — 1263 кеше (татарлар – 69%, руслар – 30%, башка милләтләр – 1%).