Тарихы

1762 елдан мәгълүм. 1860 елларга кадәр халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук курыс-мунчала ясау кәсепчелеге тарала.

XX йөз башында авылда Никола чиркәве (1902 елда төзелә, хәзер бинасында клуб урнашкан), чиркәү-приход мәктәбе (1888 елда ачыла), тимерче алачыгы, 2 май ясау йорты, вак-төякләр кибете эшли.

Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 685,9 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Мамадыш өязе Җөри волостена керә. 1920 елдан ТАССР ның Мамадыш кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Мамадыш, 1935 елның 10 февраленнән – Тәкәнеш, 1963 елның 1 февраленнән Мамадыш районында.

Хәзер Түбән Шүләңгер авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1922 елда – авылда артель, 1923 елда – “Труженик” авыл хуҗалыгы ширкәте, 1924 елда – “Комаровка” кредит ширкәте, 1931 елда “Светлый путь” колхозы оештырыла. 1952 елдан авыл Ленин исемендәге колхоз составында.

Халкы сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

Авылда башлангыч мәктәп (хәзер үзгәртеп кору стадиясендә), клуб, китапханә бар.

Күренекле кешеләре

З.П.Коженкова (1918–1994) – метеоролог, физика-математика фәннәре кандидаты, Казах дәүләт университетының метеорология кафедрасын оештыручы һәм беренче мөдире (1962–1975 елларда).

Халык саны

1782 елда — 24 ир-ат;
1859 елда — 341,
1897 елда — 707,
1908 елда — 845,
1920 елда — 605,
1926 елда — 484,
1938 елда — 208,
1949 елда — 279,
1958 елда — 388,
1970 елда — 402,
1979 елда — 315,
1989 елда — 177,
2002 елда — 131,
2010 елда — 84,
2017 елда — 88 кеше (керәшен татарлар).