Административ-территориаль буйсынуы

Хәзер Келәүш авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

Оештырылган вакытыннан эшчеләр поселогы санала. Эшчеләр баракларда яши, үзенең ашханәсе, кибете була. Сугышка кадәр үзенең пекарнясы эшли. 1990 еллар башында эшчеләр өчен фатирлар, башлангыч мәктәп, яңа клуб (1991 елда), ашханә төзелә.

Поселокта 2013 елга кадәр пилорама, Урман хуҗалыгы питомнигы эшли, анда башлыча читтән һәм тирә-як авылларда килүчеләр хезмәт итә.

Мәгариф һәм мәдәният

1993–2005 елларда башлангыч мәктәп эшли. Хәзер клуб (1991 елдан), китапханә (Тугыз авылыннан күчерелә) бар.

Поселок янында төзекләндерелгән чишмә бар (2015 ел).

Революционерка Вера Фигнерның (1852–1942) балачагы урманчылык белән бәйле, аның әтисе Н.А.Фигнер Мамадыш өязендә урманчы була. Поселокта В.Фигнер яшәгән йорт сакланган, анда Мамадыш урман хуҗалыгының Келәүш урманчылыгы идарәсе урнашкан.

Халык саны

2017 елда – 72 кеше (татарлар).