Тарихы

1680 елдан мәгълүм. Революциягә кадәрге чыганакларда Лыябаш исеме белән билгеле.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөз башында авылда волость идарәсе урнаша; Троица чиркәве (1871 елда сәүдәгәр Ф.И.Балякин һәм авыл халкы акчасына төзелә; 1930 елларда ябыла; 1983 елга кадәр анда мәктәп урнаша; дини архитектура истәлеге), земство мәктәбе (1870 елда ачыла), фельдшер-акушерлык пункты, 7 тимерче алачыгы, 2 сыраханә, казна шәраб һәм 3 вак-төякләр кибете эшли; чәршәмбе саен базар була.

Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 1218 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Мамадыш өязе Келәүш волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Мамадыш кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Тәкәнеш, 1932 елның 1 гыйнварыннан – Мамадыш, 1935 елның 10 февраленнән – Тәкәнеш, 1963 елның 1 февраленнән – Мамадыш районында.

Хәзер Келәүш авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1924 елда авылда “Союз земледельцев” авыл хуҗалыгы ширкәте оештырыла. 1954 елда Ишки авылыннан “Кызыл Байрак” артеле күчерелә. 1950 елларда – “Первое Мая” колхозы, 1960 елларда “Заря” колхозы составына керә. 1973 елда “Заря” колхозы (Гурьевка, Тугыз, Пойкино, Сарбаш авыллары) “Искра” колхозы (Алгай, Көмешкүл, Олы Өске авыллары) белән берләштерелә, шул составта 1978 елга кадәр эшли.

1934 елда авылда җиһаз фабрикасы ачыла (сәүдәгәр Балякин бинасында), Бөек Ватан сугышы елларында предприятие шырпы, пар ат арбалары, чаңгылар, сугыштан соңгы елларда агач урындыклар эшләп чыгара. 1990 еллар башында, үзгәртеп кору чорында, фабрика шәхси кооператив предприятиегә әверелә, банкротлыкка чыга һәм 2000 елның маенда ябыла.

Сугыш һәм сугыштан соңгы елларда авылда май заводы, яшелчә киптергеч, пекарня, тегермән, сельпо, эшчеләр ашханәсе эшли, чәршәмбе саен базар була. Анда якын-тирә авылларда яшәүчеләр үзләре җитештергән продукция, вак һөнәрчелек эшләнмәләре белән сату итә.

Мәгариф һәм мәдәният

1920 елларда авылда наданлыкны бетерү буенча кичке мәктәп ачыла, 1930 елларда башлангыч мәктәп – җидееллык, 1938 елда – урта, 1944 елда – эшче яшьләр мәктәбе, 1950 елларда – җидееллык, 1960 елларда – сигезьеллык, 1970 елларда урта мәктәп (1981 елда яңа бина төзелә) итеп үзгәртелә.

Мәктәп каршында 1994 (яисә 1997 елдан) елдан төбәк тарихын өйрәнү музее эшли, экспозицияләре Бөек Ватан сугышында катнашучыларга, авыл, мәктәп тарихына, халык һөнәрчелегенә, районның күренекле кешеләренә багышлана, 1999 елда ул мәктәп төбәк тарихын өйрәнү музее статусын ала (оештыручысы – Г.Б.Сәйфетдинов, җитәкчесе – В.Н.Сәйфетдинова).

Авылда фельшер-акушерлык пункты, китапханә (1932 елдан, 2016 елдан клуб бинасында), клуб (2016 елда яңа бина төзелә) бар.

Күренекле кешеләре

Л.А.Кольцова (1922–2000) – стоматолог, медицина фәннәре докторы, профессор, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены кавалеры.

Халык саны

1782 елда — 20 ир-ат;
1859 елда — 368,
1897 елда — 757,
1908 елда — 811,
1920 елда — 776,
1926 елда — 797,
1949 елда — 637,
1958 елда — 738,
1970 елда — 704,
1979 елда — 515,
1989 елда — 304,
2002 елда — 270,
2010 елда — 192,
2017 елда — 169 кеше (руслар – 67%, татарлар – 27%).