Тарихы

1680 елдан Түбән Биләтле буларак мәгълүм; 1954 елдан хәзерге исемдә.

1860 елларга кадәр халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөз башында авылда мәчет, тегермән, 2 ярма яргыч, постау басу йорты, 2 вак-төякләр кибете эшли. Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 1164,8 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Мамадыш өязе Келәүш волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Мамадыш кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Тәкәнеш, 1932 елның 1 гыйнварыннан – Мамадыш, 1935 елның 10 февраленнән – Тәкәнеш, 1963 елның 1 февраленнән Мамадыш районында.

Хәзер Көмешкүл авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда “Кызыл Байрак” колхозы оештырыла. 1951 елда “Трактор” (Алгай авылы), Молотов исемендәге (Олы Өске авылы) колхозлары белән “Искра” колхозына берләштерелә. 1973 елда аның составына “Заря” колхозы (Гурьевка, Келәүш, Тугыз, Пойкино, Сарбаш авыллары) керә. 1994 елда – колхоз “Искра” күмәк предприятиесе, 2002 елда – “Туган як” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2004 елда “Туган як” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте (2008 елга кадәр) итеп үзгәртелә.

Халкы кырчылык, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1983 елда авылда урта мәктәп ачыла (1983 елга кадәр Алгай авылында эшли), 2014 елда тулы булмаган урта мәктәп итеп үзгәртелә.

Мәктәп каршында 1995 елдан төбәк тарихын өйрәнү музее эшли, экспозицияләре авыл, мәктәп тарихына, этнографиягә багышлана (оештыручысы – И.Н.Сәләхетдинов, җитәкчесе – Г.Г.Сәләхетдинова).

Авылда мәдәният йорты (беренчесе – совет хакимияте елларында, 2001 елда яңа бина төзелә), мәчет, балалар бакчасы (1983 елдан) бар.

Мәдәният йорты каршында “Мирас” татар фольклор ансамбле (2012 елдан, оештыручысы һәм җитәкчесе – Р.Р.Хәсәнов) эшли.

Авыл янында төзекләндерелгән чишмә бар.

Күренекле кешеләре

Р.С.Салихов (1941 елда туган) — техник фәннәр кандидаты, “Метеор-3”, “Метеор-3М” космик комплекслары баш конструкторы, “Элкос” космик техника бүлеге директоры урынбасары (Истра шәһәре, Мәскәү өлкәсе).

Халык саны

1782 елда – 50 ир-ат;
1859 елда – 525,
1897 елда – 998,
1908 елда – 1111,
1926 елда – 1073,
1938 елда – 908,
1949 елда – 702,
1958 елда – 509,
1976 елда – 619,
1979 елда – 532,
1989 елда – 436,
2002 елда – 401,
2010 елда – 305,
2017 елда – 286 кеше (татарлар).