Тарихы

1710 елдан мәгълүм. Революциягә кадәрге чыганакларда шулай ук Яңа Шыя исеме белән билгеле.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөз башында авылда 2 вак-төякләр кибете эшли. Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 978,4 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Мамадыш өязе Иске Комазан волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Мамадыш кантонында. 1930 елның 10 августыннан Мамадыш районында.

Хәзер Көек-Ерыкса авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда авылда “1 нче май” колхозы оештырыла. 1950 елда Молотов исемендәге колхоз (Зур Шыя авылы) белән берләштерелә. 1959 елда авыл “Дружба” колхозы (Зур Шыя, Көек-Ерыкса, Яңа Комазан, Иске Чиркәс, Гришкино авыллары) составына керә.

1997 елда – “Дружба” күмәк предприятиесе, 2001 елда – “Дружба” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2002 елда – “Дружба” агрофирмасы, 2009 елда “Вамин” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте “Нократ” агрофирмасы”ның “Дружба” бүлеге итеп үзгәртелә. 2015 елда хуҗалык шәхси эшкуар Р.М.Мотыйгуллинга күчә.

Халкы терлекчелек белән шөгыльләнә.

Халык саны

1782 елда — 152 ир-ат;
1859 елда — 417,
1897 елда — 561,
1908 елда — 688,
1920 елда — 417,
1926 елда — 100,
1938 елда — 168,
1949 елда — 120,
1958 елда — 138,
1970 елда — 165,
1979 елда — 131,
1989 елда — 83,
2002 елда — 64,
2010 елда — 49,
2017 елда — 40 кеше (марилар).