Административ-территориаль буйсынуы

1936 елда (башка мәгълүматлар буенча, 1939 елда) нигез салына.

Оештырылган вакытыннан Кызыл Йолдыз районы составына керә, 1959 елның 26 мартыннан Мамадыш районында.

Хәзер Урманчы авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

Балык Бистәсе урман хуҗалыгы остаханәсе участогы урынында. “Татлес” тресты составында (беренче директоры – В.А.Игнатьев) нигез салына. Анда ылыс утыртмалары үстерелә торган кечкенә питомник була. Питомник янында усактан кисмәк тактасы, мичкә ясау остаханәсе урнаша. Эшчеләр начар шартлардагы баракларда яши. 1934–1936 елларда бетерелгән урман хуҗалыкларыннан (Чаллы урман хуҗалыгы) корылмалар, атлар, эшчеләр китерелә. Урман хуҗалыгы башлыча сал агызу өчен агач хәзерләү белән шөгыльләнә, ул Чистай урман заводына җибәрелә.

1960 елда Кама урман хуҗалыгына Кама механикалаштырылган урман хуҗалыгы (башта Кама урман хуҗалыгы элекке Змеев һәм Шомбыт дачаларыннан, Кама буе, Шомбыт һәм Змеев урманчылыгыннан тора), 1940 елда аңа Бөрсет урман хуҗалыгы, Бөрсет һәм Үсәли урманчылыклары кушыла, 1947 елда Баганино урман хуҗалыгыннан (Алексеевск районы) Чистай урманчылыгына бирелә. 1954 елда урман хуҗалыгы “Кама механикалаштырылган урман хуҗалыгы” исемен ала.

1992 елда урман хуҗалыгы Кама урман хуҗалыгы итеп үзгәртелә. 2004 елда Кама урман сәнәгате хуҗалыгы ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы карамагыннан чыгарыла һәм Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы федераль агентлыгына күчерелә.

Урман хуҗалыгы составына 7 урманчылык керә.

Авылда агач эшкәртү предприятиесе эшли. 1976 елда урман хуҗалыгы Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнә, 4 тапкыр КПСС Үзәк комитеты, СССР Министрлар Советы, ВЦСПС һәм ВЛКСМ Үзәк комитеты Кызыл Байрагына лаек була.

1993 елда урман хуҗалыгында ТР урманчыларының 1 нче съезды уздырыла.

Мәгариф һәм мәдәният

Авылда мәдәният йорты, китапханә (1961 елдан), дәвалау амбулаториясе, балалар бакчасы (1965 елдан), “Изге ай” мәчете (1994 елдан) бар.

2014 елда яңа спорт мәйданчыгы ачыла.

2019 елда авылда Советлар Союзы Герое М.К.Москвин яшәгән йортка мемориаль такта куела.

Күренекле кешеләре

А.А.Бозин (1953 елда туган) — спортчы, тренер (грек-рим көрәше), СССРның халыкара класслы спорт остасы, һөнәри берлекләр спортчылары арасында дөнья чемпионы (1981 елда), Бөтендөнья Универсиадасында җиңүче (1977 елда), Европа чемпионатында көмеш (1977–1978 елларда), бронза (1979 елда) медальләр ала;

К.М.Гарәпшин (1959–2001) — хокук белгече, юридик фәннәр кандидаты, Казан университеты доценты.

Авыл белән тормышы һәм эшчәнлеге бәйле шәхесләр:

  • И.З.Иванов – Социалистик Хезмәт Герое (Кама урман сәнәгате хуҗалыгы директоры 1966–1992 елларда);
  • М.К.Москвин – Советлар Союзы Герое (1961 елда Кама урман сәнәгате хуҗалыгында диспетчер).

Халык саны

1938 елда — 448,
1970 елда — 1677,
1979 елда — 1588,
1989 елда — 1476,
2002 елда — 1499,
2010 елда — 1425,
2017 елда — 1239 кеше (татарлар – 73%).