Тарихы

XVIII йөздә нигез салына.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

1742 елгы мәгълүматлар буенча, анда мәчет була.

XX йөз башында авылда мәчет, мәдрәсә, 4 вак-төякләр кибете эшли. Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 1150,4 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Мамадыш өязе Түбән Сон волостена керә. 1920 елдан ТАССР ның Мамадыш кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Мамадыш, 1935 елның 10 февраленнән – Кызыл Йолдыз, 1959 елның 26 мартыннан Мамадыш районында.

Хәзер Катмыш авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда авылда “Луч” колхозы оештырыла, 1962 елда авыл 22 партсъезд исемендәге колхоз составына керә. 1994 елда – “Катмыш” күмәк предприятиесе (2000 елга кадәр).

Халкы кырчылык, сарык асрау белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1929 елда мәдрәсә бинасында башлангыч мәктәп ачыла (2013 елда ябыла).

Авылда фельдшер-акушерлык пункты, клуб (мәчет бинасында урнаша) бар.

2013 елда “Шәмсетдин” мәчете ачыла (меценат – Н.Шәмсетдинов). 2014 елда “Изгеләр чишмәсе” төзекләндерелә.

Халык саны

1859 елда — 657,
1897 елда — 889,
1908 елда — 1064,
1920 елда — 1128,
1926 елда — 907,
1938 елда — 836,
1949 елда — 836,
1958 елда — 511,
1970 елда — 494,
1979 елда — 365,
1989 елда — 241,
2002 елда — 181,
2010 елда — 164,
2017 елда — 125 кеше (татарлар).