Административ-территориаль буйсынуы

1920 елларда нигез салына.

Оештырылган вакытыннан ТАССР ның Мамадыш кантоны Мамадыш волостенда. 1930 елның 10 августыннан Мамадыш районында.

Хәзер Югары Ушма авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1960 еллар башында авыл “Татарстан” колхозы составында (Алкин, Югары Ушма, Акчишмә, Иске Завод, Хәсәнша авыллары). 1973 елда “Татарстан” колхозы – “Ушма” совхозы, 1994 елда – “Ушма” күмәк предприятиесе, 2002–2005 елларда “Ушма” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы итеп үзгәртелә.

Халкы кырчылык, сөт терлекчелеге белән шөгыыльләнә.

Халык саны

1926 елда – 119,
1949 елда – 116,
1958 елда – 131,
1970 елда – 137,
1979 елда – 93,
1989 елда – 33,
2002 елда – 13,
2010 елда – 11,
2017 елда – 5 кеше (татарлар).