Тарихы

XVII йөзгә кадәр нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда шулай ук Әрнәш исеме белән мәгълүм.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөз башында авылда су тегермәне, 2 вак-төякләр кибете эшли. Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 1699 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Мамадыш өязе Шомырбаш волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Мамадыш кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Мамадыш, 1935 елның 10 февраленнән – Кызыл Йолдыз, 1959 елның 26 мартыннан Мамадыш районында.

Хәзер Албай авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

Халкы күбесенчә кырчылык, терлекчелек белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1965–2015 елларда башлангыч мәктәп эшли.

Авылда клуб бар. 2016 елда “Кирәмәт”, “Урталык” чишмәләре төзекләндерелә.

Күренекле кешеләре

И.З.Иванов (1927 елда туган) – урман хуҗалыгы инженеры, Социалистик Хезмәт Герое, ТАССР ның атказанган урманчысы, РФ нең атказанган урман сәнәгате хезмәткәре, Ленин (ике тапкыр), 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы, “Почет билгесе” орденнары кавалеры.

Халык саны

1782 елда – 121 ир-ат;
1859 елда – 581,
1897 елда – 923,
1908 елда – 1091,
1920 елда – 1006,
1926 елда – 1061,
1938 елда – 953,
1949 елда – 496,
1958 елда – 470,
1970 елда – 516,
1989 елда – 199,
2002 елда – 126,
2010 елда – 84,
2017 елда – 63 кеше (керәшен татарлар).