Тарихы

Казан ханлыгы чорында нигез салына.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук чыпта сугу кәсепчелеге, кап һәм чабата ясау тарала.

1859 елгы мәгълүматлар буенча, авылда мәчет була.

XX йөз башында авылда мәктәп, су тегермәне, ярма яргыч, йон-тукыма ману йорты, 4 вак-төякләр кибете эшли.

Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 1324,2 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Мамадыш өязе Җөри волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Мамадыш кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Тәкәнеш, 1932 елның 1 гыйнварыннан – Мамадыш, 1935 елның 10 февраленнән – Тәкәнеш, 1963 елның 1 февраленнән – Мамадыш районында.

Хәзер Көмешкүл авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда авылда Молотов исемендәге колхоз оештырыла. 1951 елда “Трактор” (Алгай авылы), “Кызыл Байрак” (Көмешкүл авылы) колхозлары белән “Искра” колхозына берләштерелә. 1973 елда аның составына “Заря” колхозы (Гурьевка, Келәүш, Тугыз, Пойкино, Сарбаш авыллары) керә. 1978 елда “Искра” колхозыннан элекке “Заря” колхозы җирләренең бер өлеше аерыла (алардан “Вятка” совхозы булдырыла). 1994 елда – колхоз “Искра” күмәк предприятиесе, 2002 елда – “Туган як” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2004 елда “Туган як” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте (2008 елга кадәр) итеп үзгәртелә.

Халкы кырчылык, сарык һәм дуңгыз асрау белән шөгыльләнә.

Мәдәният

Авылда китапханә (1951 елдан, хәзер башлангыч мәктәп бинасында), клуб, башлангыч мәктәп – балалар бакчасы (1999 елдан), “Котдус” мәчете бар.

2017 елда чишмә төзекләндерелә.

Күренекле кешеләре

И.М.Дәүләтшин (1964 елда туган) – композитор, ТР Композиторлар берлеге әгъзасы;

К.З.Зиннәтуллин (1934 елда туган) – Мамадыш спирт заводы директоры (1974 елдан), “Почет билгесе” ордены кавалеры.

Халык саны

1782 елда – 106 ир-ат;
1859 елда – 749,
1897 елда – 972,
1908 елда – 1120,
1920 елда – 911,
1926 елда – 772,
1949 елда – 482,
1958 елда – 470,
1970 елда – 522,
1979 елда – 433,
1989 елда – 274,
2002 елда – 291,
2010 елда – 247,
2017 елда – 228 кеше (татарлар).