Тарихы

XVII йөзнең беренче яртысында (башка мәгълүматлар буенча, XIX йөзнең беренче яртысында) Красная Горка авылыннан күченүчеләр тарафыннан нигез салына.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук кирпеч сугу кәсепчелеге тарала.

XX йөз башында поселокта он тарта торган су тегермәне эшли. Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 531,1 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Мамадыш өязе Красная Горка волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Мамадыш кантонында. 1930 елның 10 августыннан Мамадыш районында.

Хәзер Красная Горка авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда поселокта “Беляев” колхозы оештырыла, 1957 елда “Мамадыш” совхозы составына керә, 1961 елдан “Мамадыш” нәселле терлек үрчетү совхозы бүлеге, 1997 елдан “Мамадыш” нәселле терлек заводы бүлеге (Красная Горка (1 нче ферма; үзәк утары), Максим Пүчинкәсе, Ташлы авыллары). 2008 елдан “Омар” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте бүлеге.

Халык саны

1859 елда – 167,
1897 елда – 252,
1908 елда – 216,
1920 елда – 215,
1926 елда – 268,
1938 елда – 151,
1949 елда – 120,
1958 елда – 74,
1970 елда – 53,
1979 елда – 36,
1989 елда – 7,
2002 елда – 17,
2010 елда – 10,
2017 елда – 13 кеше (руслар).