Тарихы

Авылга XVIII йөзнең беренче чирегендә Казан өязенең Бәрәскә һәм Үртәм авыллары кешеләре нигез сала. Революциягә кадәрге чыганакларда Мактамабаш исеме белән дә билгеле.

XVIII — XIX йөзләрдә халкы типтәрләр һәм дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, көпчәк ясау кәсепчелеге, таш вату, сәүдә итү таралган була.

XX йөз башында авылда 5 су тегермәне, 2 җамигъ мәчет була. Беренче мәчет (1869 елда ачыла) каршында мәктәп, икенче мәчет (1904 (1905) елда ачыла) каршында 1911 елдан мәдрәсә эшли.

Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 3714 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Самара губернасының Бөгелмә өязе Әлмәт волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Бөгелмә кантоны составында. 1930 елның 10 августыннан Әлмәт районында.

Хәзер Югары Мактама авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда “Марс-1” колхозы оештырыла (беренче рәисе – Х.К.Каюмов), соңрак Вахитов исемендәге, 1955 елдан Сталин исемендәге колхозга үзгәртелә. 1957 елда аның составына Маленков исемендәге (Тихоновка авылы) һәм “Октябрь” колхозлары (Миңлебай авылы) керә. 1961 елда “Маяк” колхозына үзгәртелә. 1964 елда зурайтылган “Үрнәк” колхозы составына керә. 1965 елда “Нефтяник” совхозына үзгәртелә. 1987 елда “Нефтяник” совхозы “Әлмәтнефть” нефть-газ чыгару идарәсе карамагына тапшырыла һәм 1997 елда “Нефтяник” җаваплылыгы чикләнгән авыл хуҗалыгы оешмасына үзгәртелә.

Халкы кырчылык, ит-сөт терлекчелеге, кошчылык белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

Авылда тулы булмаган урта мәктәп (1983 елда яңа бина төзелә), балалар бакчасы (1988 елдан), клуб, китапханә, фельдшер-акушерлык пункты (2015 елдан), мәчет (2008 елдан) бар.

Күренекле кешеләре

С.С.Гатауллин (1929−2011) – нефтьче, Социалистик Хезмәт Герое;

З.З.Сафин (1930−1994) – инженер-механик, “С.М.Киров исемендәге синтетик каучук заводы”фәнни-җитештерү берләшмәсе генераль директоры.

Халык саны

1782 елда – 151 ир заты;
1795 елда – 415,
1859 елда – 940,
1897 елда – 1316,
1920 елда – 1535,
1926 елда – 1250,
1938 елда – 1281,
1949 елда – 1116,
1958 елда – 1098,
1970 елда – 1111,
1979 елда – 966,
1989 елда – 750,
2002 елда – 934,
2010 елда – 1061,
2015 елда – 1037 кеше (татарлар).