Тарихы

Авылга 1740 елларга кадәр нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда Новиковка исеме белән дә билгеле.

1860 елларга кадәр халкы алпавыт крәстияннәре катлавына керә (алпавыт Блудовлар карамагында). Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, мич чыгару, тегүчелек кәсепчелеге таралган була.

1774 елда авыл Е.И.Пугачёв отрядлары тарафыннан талана.

XX йөз башында авылда Троица чиркәве (1791 ел, А.С.Блудова акчасына, 1888 һәм 1914−1915 елларда яңадан төзелә, архитектура истәлеге, хәзер эшли), тимерче алачыгы, йон-тукыма ману йорты, су һәм пар тегермәне, спирт заводы (1907 ел), 3 вак-төякләр кибете, шимбә көннәрендә базар эшли.

1861 елда чиркәү-приход мәктәбе ачыла, 1866 елда земство мәктәбенә үзгәртелә.

XX йөз башында авыл җәмәгатенең имана җире 350 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Чистай өязе Яңа Чишмә волостена керә, 1920 елдан ТАССРның Чистай кантоны составында.

1930 елның 10 августыннан – Яңа Чишмә, 1944 елның 19 февраленнән – Ямаш, 1956 елның 7 декаберннән – Яңа Чишмә, 1963 елның 1 февраленнән Әлмәт районында.

Хәзер Яңа Троицкий авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1920 елда “Аверьянов” совхозы оештырыла, 1928 елда “Беренче май” колхозына үзгәртелә.

2011 елга кадәр Беренче май спирт заводы эшли.

Халкы кырчылык, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1932 елда авылда җидееллык мәктәп ачыла, 1969 елда урта мәктәпкә (яңа бина төзелә) үзгәртелә, мәктәп каршында төбәк тарихы музее эшли.

Авылда балалар бакчасы (1984 елдан), мәдәният йорты, китапханә, фельдшер-акушерлык пункты, Троица чиркәве бар.

2015 елда авылда Җиңү паркы ачыла, Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булганнарга һәйкәл куела.

Авыл янында археология истәлекләре табыла: I, II Яңа Троицкий авыллыгы (Имәнкискә культурасы, Болгар чоры), Яңа Троицкий курганнары (безнең эрага кадәр I меңьеллык).

Халык саны

1782 елда – 206 ир заты;
1859 елда – 1073,
1897 елда – 1472,
1908 елда – 1445,
1920 елда – 1402,
1926 елда – 1066,
1938 елда – 1213,
1949 елда – 1137,
1958 елда – 1293,
1970 елда – 1058,
1979 елда – 1047,
1989 елда – 897,
2002 елда – 1137,
2010 елда – 1048,
2015 елда – 1150 кеше (руслар).