Биографиясе

1884 елның 23 июне, Саратов губернасы Сердобск шәһәре – 1921 елның 6 гыйнвары, Казан.

Казан университетын тәмамлый (1912). Н.Н.Фирсов һәм Д.А.Корсаковның шәкерте.

1905–1907 еллардагы революциядә актив катнашкан өчен Саратов шәһәрендә хөкем ителә һәм Саратов губернасыннан куыла.

1908–1912 елларда «Камско-Волжская речь» газетасында икътисад бүлеген җитәкли, 1912 елдан Казан университеты укытучысы, профессор (1917). Бер үк вакытта Хатын-кызлар югары курсларында укыта. 1917 елдан Казан университеты рабфагында; өяз шәһәрләрендә лекцияләр укый.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре Россиянең аграр тарихына һәм тарихи чыганакларга карый. Аларда Архангельский рус авыл җәмәгатенең үсеш юлларын М.Ф.Владимирский-Буданов, Н.П.Павлов-Сильванский һ.б. тикшеренүчеләр хезмәтләре белән бәйләп тикшерә.

1767 елгы салым җыю күрсәтмәләрен земство үзидарәләренең узган чорлар актлары белән чагыштырып тикшерә. Хезмәтләренең бер өлеше басылмыйча кала.

Тиф авыруыннан вафат була.

Хезмәтләре

К вопросу о происхождении русской общины. Казань, 1913.

Выборы в Екатерининскую Комиссию от крестьян Двинского Севера. Петроград, 1915.

Погостные наказы 1767 года как исторический источник. Казань, 1916.

Очерки по истории земельного строя России. Казань, 1920.

Әдәбият

Бургсдорф-Овчинникова В. Памяти П.Г.Архангельского // Казанский библиофил. 1921. № 1.

Автор – А.Н.Бикташева