- РУС
- ТАТ
2008 елның 13 маенда РФ Президенты Указы белән булдырыла. РФ гражданнарына гаилә институтын ныгытуда һәм балалар тәрбияләүдә зур казанышлары өчен бирелә; орденны әтисе һәм әнисе берьюлы ала. Бүләкләгәндә әти-әниләрнең (яисә уллыкка алучыларның) берсенә 50 мең сум күләмендә бер генә тапкыр бирелә торган ярдәм түләнә. Ирләрне, шулай ук хатын-кызларны бүләкләү дүртенче баласы 3 яшькә җиткәч һәм калган балалары исән булганда үткәрелә. Орден белән бүләкләгәндә Ватанны саклаганда, хәрби, хезмәт һәм гражданлык бурычларын үтәгәндә һәлак булган яисә хәбәрсез югалган, шул күрсәтелгән шартларда яралардан, контузиядән, имгәнүдән яисә авырудан үлгән, яки хезмәттә имгәнүдән яисә профессиональ авырудан үлгән балалары исәпкә алына. Уллыкка алучыларны бүләкләү уллыкка алган балаларны кимендә 5 ел лаеклы тәрбияләгән шартларда уздырыла.
Алтын йөгертелгән көмеш орден билгесе туры киңәя баручы, ике яклап бөгелгән тигез очлы тәредән гыйбарәт, почмакларында шарлар урнаштырылган. Тәренең өске ягы ачык зәңгәр эмаль белән капланган, читләре тар кабарынкы рантлы. Тәренең үзәгендә ике катлы кабарынкы алтын йөгертелгән каймалы, кызыл эмаль белән капланган түгәрәк медальон урнаштырылган. Медальон уртасында алтынланган РФ гербы ясалган. Тәре яшел эмаль белән капланган түгәрәк лавр веногы өстенә куелган. Тәренең очлары арасында алтынланган нурлар бар, алар лавр веногы белән тоташкан. Орден билгесе астында тасма рәвешендә алтын металл пластина урнаштырылган, аңа “Ата-ана даны” дип язылган. Орден планкасы ефәк (муар), ак төстә, ике ачык зәңгәр буйлы.
РФ Президентының 2009 елның 29 апрель Указы белән тантаналы очракларда тагу өчен орденның өстәмә билгеләре булдырыла. Ирләр аны стандарт биш почмаклы колодкада, хатын-кызлар бант формасында ясалган махсус тасмада тагалар. 2009 елга ТР да 5 гаилә бүләкләнгән.
Автор — М.З. Хәбибуллин
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.