Тарихы

Авылга XVIII йөз ахырында Иске Бүсерәк һәм Иске Суркино авылы кешеләре нигез сала. Революциягә кадәрге чыганакларда Бүсерәк, Югары Чертанлы исеме белән дә билгеле.

1860 елларга кадәр халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, йон тетү, киез итек басу кәсепчелеге, төзелеш өчен таш чыгару таралган була.

1840 ел мәгълүматларына караганда, авылда су тегермәне, 1889 елда гыйбадәтханә, 1910 елда – чиркәү-приход мәктәбе эшли.

Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 1294 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Самара губернасының Бөгелмә өязе Мордва Ивановкасы волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Бөгелмә кантоны составында.

1930 елның 10 августыннан – Әлмәт, 1935 елның 10 февраленнән – Яңа Писмән, 1955 елның 18 августыннан – Лениногорск, 1958 елдан Әлмәт районында.

Хәзер Иске Суркино авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда “Сабанчы” колхозы (беренче рәисе – П.И.Ильмухин) оештырыла. 1953 елда “Правда” исеме астында “Вязовка” колхозы (Иске Суркино авылы) белән берләшә. 1958 елда “Правда”, “Канаш”, “Трактор” колхозлары “Трактор” исеме астында берләшәләр (үзәк – Алешкино авылында).

1962 елда Иске һәм Яңа Суркино авыллары “Рассвет” колхозы оештыралар, ул Калинин исемендәге колхоз (Васильевка, Улаклы-Чишмә авыллары) белән берләшә. 1988 елда Калинин исемендәге һәм “Рассвет” колхозлары яңадан аерыла.

Халкы кырчылык, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф

Авылда тулы булмаган урта мәктәп эшли (1999 елдан).

Халык саны

1795 елда – 77 ир заты;
1889 елда – 392,
1897 елда – 437,
1910 елда – 498,
1920 елда – 550,
1926 елда – 578,
1938 елд – 473,
1949елда – 430,
1958 елда – 574,
1970 елда – 639,
1979 елда – 472,
1989 елда – 311,
2002 елда – 307,
2010 елда – 309,
2015 елда – 258 кеше (чуашлар).