Тарихы

1710 елдан Спирка Скурланов тарафыннан нигезләнгән Кадрат чишмәсе буендагы Спиркин авылы (деревня Спиркина на ключе Кадратов) буларак мәгълүм. Бераздан шунда Казан өязенең Бирдебәк авылыннан чувашлар, шулай ук Чабаксар өязеннән, Иванаево пүчинкәсеннән, Иске Чуваш Әдәме (Әдәм пүчинкәсе), Сарсаз һәм Сөлчә авылларыннан күченеп утыралар.

1714 елда авыл каракалпаклар һөҗүменә дучар була.

XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә (элекке чукындырылган чувашлар). Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек.

1885 елда – рухани Н.Гремячкин тарафыннан чиркәү-приход мәктәбе, соңрак Изге Гурий борадәрлеге мәктәбе (1903 елда 22 ир бала һәм 6 кыз бала укый) ачыла. Мәктәп бинасы җәмгыять һәм шәхси иганәләр хисабына төзелә.

Авыл хәзер Аксубай районындагы Саурыш авылының Рождество чиркәве приходына карый. 1903 елда халкы арасында 6 мәҗүси исәпләнә.

1911–1912 елларда Казан сәүдәгәрләре З.В.Журавлёв, Е.Е.Софронов, А.В.Калягин һәм приход халкы хисабына епархия архитекторы Ф.Н.Малиновский проекты буенча Воздвижение чиркәве корыла (1936 елда ябыла, өлешчә сүтелә, бинасы мәктәп буларак файдаланыла, 1995 елда дин тотучыларга кайтарыла, 2011 елда яна).

XX йөз башында 3 тегермән, ярма яргыч, 3 вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 1469 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Чистай өязе Яңа Әдәм волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Чистай кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Чистай, 1935 елның 10 февраленнән – Биләр, 1963 елның 1 февраленнән – Чистай, 1964 елның 4 мартыннан – Алексеевск, 1987 елның 23 февраленнән Чистай районында.

Хәзер Түбән Кондрата авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда «Трактор» колхозы оештырыла (беренче рәисе – В.Г.Нухратова). 1953 елдан авылда эреләндерелгән Молотов исемендәге колхозның (аңа шулай ук Югары Кондрата авылы һәм хәзер инде юкка чыккан Урал поселогы керә) үзәк утары урнаша. 1957 елда хуҗалыкның исеме «Заря» колхозы дип үзгәртелә (1960 еллардан үзәк утары – Югары Кондрата авылы). 1990 елда «Черемшан» колхозы бүленеп чыга. 1994 елдан авылда – шул ук исемдәге күмәк авыл хуҗалыгы предприятиесе, 2002 елдан – «Заря» күмәк авыл хуҗалыгы предприятиесе, 2006–2011 елларда «Чистое поле» агросәнәгать комплексы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте бүлекчәсе эшли.

Халкы башлыча үсемлекчелек, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

Совет хакимиятенең беренче елларында беренче баскыч чуваш мәктәбе оештырыла (1938 елдан элекке чиркәү бинасында урнаша), 1942 елда – җидееллык, 1961 елда – сигезьеллык (1962–1964 елларда яңа агач бина төзелә), 1978 елда – урта (2002 елда типик ике катлы кирпеч бина төзелә), 2017 елда тулы булмаган урта мәктәп итеп үзгәртелә (2000 елда аның каршында В.С.Смирнов җитәкчелегендә төбәкне өйрәнү музее булдырыла).

Авылда мәдәният йорты (1946 елда элекке рухани йортында клуб буларак ачыла; 1986 елда яңа бина төзелә), китапханә (1934 елда уку өе буларак оештырыла, 1986 елдан мәдәният йортында урнаша), «Хевел» балалар бакчасы (1974 елдан, 1990 елдан – яңа бинада, 2010 елдан – мәктәп бинасында), Воздвижение чиркәве (2013–2017 елларда элеккесе урынында төзелә).

1989 елда мәдәният йорты каршында И.С.Ильин һәм М.Н.Евдокимова тарафыннан «Чуаш бизәкләре» фольклор җыр һәм бию ансамбле оештырыла (хәзер «Илем» дип атала, 1991 елдан – халык ансамбле).

1990 елларда авылда «Чуаш сандугачы» фольклор фестивале уздырыла.

Халык саны

1782 елда – 121 ир-ат;
1859 елда – 523,
1897 елда – 662,
1908 елда – 812,
1920 елда – 950,
1926 елда – 630,
1938 елда – 808,
1949 елда – 616,
1958 елда – 638,
1970 елда – 923,
1979 елда – 577,
1989 елда – 547,
2002 елда – 507,
2010 елда – 433,
2021 елда – 397 кеше (чувашлар – 94%, руслар – 4%).