1930 елның 10 августында оештырыла.

Үзәге — Шөгер авылы.

1920 елга кадәр территориясе Самара губернасының Бөгелмә өязендә, 1920 елдан ТАССРның Бөгелмә кантонында.

Оешкан көненнән районга 32 авыл советы, 57 торак пункт керә, аларда 42549 (татарлар — 29805, руслар — 4043, башка милләтләр — 8701) кеше яши.

1935 елның 10 февралендә Шөгер районының бер өлеше яңа оешкан Яңа Писмән районына бирелә.

1940 елда районның мәйданы — 1292 км2, халык саны — 38,8 мең кеше; 22 авыл советы, 52 торак пункт керә. 1956 елда район 1213,2 км2 җир били, 2 шәһәр һәм 19 авыл советын, 53 торак пунктны берләштерә.

1959 елның 16 октябрендә Шөгер районы таркатыла, биләмәсе Лениногорск районына бирелә.