Чыгу урыны һәм вакыты

Интернет челтәрендә tatar домен зонасында (адресы – milliard.tatar) 2021 елның 12 гыйнварында рус телендә урнаштырыла. Проект үз сайтында, Telegram, Одноклассники, Яндекс Дзен һәм ВКонтактеда тәкъдим ителә.

Проектның инициаторы һәм баш мөхәррире – Арслан Минвәлиев.

Миллиард.Татар басмасы баш битенең скриншоты (25.12.2025)

Юнәлеше

«Миллиард.Татар» үзен «татар тормышы энциклопедиясе» итеп күзаллый; татар халкы һәм Татарстан мәдәнияте һәм тарихы турында интервьюлар, түгәрәк өстәл стенограммалары, репортажлар, мәкаләләр бастыра. Порталда 9 мең материал бар (2025).

Басма белән Татарстан, Россия һәм башка илләрнең галимнәре, мәдәният эшлеклеләре, җәмәгать эшлеклеләре хезмәттәшлек итә.

Интернет-проект кысаларында 2024 елның 27 февраленнән «Миллиард.Татар» лекторие эшли. Лекцияләрне Татарстан Фәннәр академиясе һәм югары уку йортлары галимнәре Искәндәр Гыйләҗев, Искәндәр Измайлов, Айрат Ситдыйков, Максум Акчурин һәм башкалар укый.