- РУС
- ТАТ
Татарстанның Балык Бистәсе районындагы авыл, Чошы елгасы бассейнында, шәһәр тибындагы Балык Бистәсе поселогыннан 17 км төньяк-көнчыгыштарак урнашкан
XVIII йөзнең икенче яртысында нигезләнә. 1861 елгы реформага кадәр халкы алпавыт крәстияннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре –игенчелек һәм терлекчелек.
XX йөз башында 2 вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 226 дисәтинә тәшкил итә.
1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Лаеш өязе Уракчы волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Лаеш кантонында. 1927 елның 14 февраленнән – Балык Бистәсе, 1963 елның 1 февраленнән – Питрәч, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Балык Бистәсе районында.
Хәзер – Олы Кульга авыл җирлегендә.
1930 елларда «Дружный» колхозы оештырыла. 1956 елда ул «Новая жизнь» колхозы белән берләштерелә (үзәк утар Олы Кульга авылында урнаша). 1960–1992 елларда авылда «Новая жизнь» колхозы эшли.
Халкы башлыча «Әлмиева» крәстиян-фермер хуҗалыгында (Олы Кульга авылы) эшли.
1859 елда – 166,
1897 елда – 262,
1908 елда – 298,
1920 елда – 217 (Ивановка авылы белән бергә),
1926 елда – 235,
1938 елда – 257,
1949 елда – 149,
1958 елда – 141,
1970 елда – 134,
1989 елда – 81,
2002 елда – 51,
2010 елда – 39,
2020 елда – 32 кеше (руслар).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.