Биографиясе

1935 елның 21 марты, Чуаш АССРның Порецк районы Никулино авылы —2011 елның 13 октябре, Казан.

1962 елда Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаганнан соң, шунда ук эшли.

1965–1967 елларда Мәскәү төзелеш инженерлары, 1967–1972 елларда Караганда политехник институтларында.

1972 елдан Казан аграр университетында, материаллар технологиясе һәм материаллар белеме кафедрасы мөдире (1977 елдан), бер үк вакытта проректоры (1986–1993).

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре күчәрле системаларның ышанычлылыгы, тотрыклылыгы һәм тирбәнешләре мәсьәләсенә карый. Мартьянов машина детальләрен, узелларын һәм агрегатларын исәпләү теориясен эшли.

Уйлап табуга авторлык таныклыгы бар.

Бүләкләре

Медальләр белән бүләкләнә. РФнең мактаулы югары һөнәри белем бирү хезмәткәре.

Хезмәтләре      

Неконсервативные задачи и методы расчёта стержней, стержневых систем и оболочек. К., 1976;

Устойчивость и колебания стержневых систем с граничными условиями в неглавных плоскостях изгиба. К., 1983;

О плоских формах потери устойчивости стержней при изгибе со сжатием // Изв. вузов. Строительство и архитектура. 1990. № 5.