Эчтәлек

1714 елда император Пётр I нең Россиядә йон мануфактуралары булдыру турындагы фәрманы нигезендә оештырыла.

1719 елда ул 16,9 мең аршын постау тукыма җитештерә, анда 208 кеше эшли, 13 станок була.

Шуннан соңгы елларда җитештерү кими, 1724 елда Казан постау мануфактурасы сәүдәгәр И.А.Михляев һәм аның ширкәттәшләре — сәүдәгәрләр Б.Пушников, О.Твердышев, М.Иванов, В.Издеберскийлар карамагына бирелә.

1742, 1749 еллардагы янгыннан соң яңа хуҗа И.Ф.Дряблов җитештерү биналарын яңадан төзи.

XVIII йөз уртасында ул иркен ишегалды периметры буйлап урнашкан берничә бер катлы бинадан тора. 1753 елда төзелгән, гөмбәзле, ун метр биеклектәге, баганасыз түбәле үзенчәлекле бина — XVIII йөз уртасы сәнәгать архитектурасы истәлеге, ул бүген дә саклана.

И.Ф.Дрябловтан соң хуҗа булган сәүдәгәр Осокиннар 1816 елда предприятиене яңартып коралар. Анда крепостнойлар хезмәте кулланыла. 1760 елга постау җитештерү 140 мең аршынга җитә.

XVIII йөз ахырында җитештерү кими, әмма XIX йөз башында үсә башлый (елына 65 мең аршыннан 128 меңгә кадәр).

1812 елгы Ватан сугышы тәмамлангач, казна заказлары нык кимү сәбәпле, җитештерү янә кими. Предприятие 1881 елга кадәр эшли. 

Әдәбият

Из истории Казанской суконной мануфактуры // История пролетариата СССР. М., 1933. Сб. 4(16);

Калинин Н.Ф. Казань. К., 1955; История Казани. К., 1988. Кн. 1;

Бессонова Т.В. Казанская суконная слобода в XVIII — первой половине XIX вв. Наб. Челны, 2000.

Автор — А.Х.Мәхмүтова