Биографиясе

1829 елның 2 феврале, Кострома губернасы Кологрив шәһәре – 1865 елның 27 мае, Мәскәү.

Дворяннар нәселеннән.

1846–1847 елларда Казан университеты студенты. Мәскәү университетын тәмамлый (1850 ел). 1850–1853 елларда Мәскәү тәрбия йорты каршындагы Николай исемендәге ятимнәр институты укытучысы. 1853–1855 елларда Ришелье лицее (Одесса шәһәре) адъюнкты. 1855–1857 елларда Казан университетының рус тарихы кафедрасы, 1858 елдан Мәскәү университетының гомуми тарих кафедрасы адъюнкты, экстраординар профессоры. Казан университеты каршында этнография музее булдыруда башлап йөри, аңа үзенең ядкәрләр коллекциясен бүләк итә. Тарихка карата Көнбатыш тарафдарлары идеяләренә якын булган эволюцион карашта тора.

Фәнни эшчәнлеге

Дөнья историографиясендә беренчеләрдән булып Борынгы Рим провинцияләренең роле мәсьәләсен тикшерә.

Хезмәтләре антик һәм урта гасырларның элгәреге дәверенә, XVIII йөз Россия тарихына карый; алар арасында – «Рим дөньясы үзәге һәм аның провинцияләре» («Центр Римского мира и его провинции». М., 1859 ел), «Мәҗүсилек һәм христианлык турында очерклар» («Очерки язычества и христианства». М., 1859 ел), «Халыкларның күчеш дәвере һәм Каролинглар» («Эпоха переселения народов и Каролинги». М., 1863–1864 еллар), «Елизавета Петровнаның патшалык итүе турында очерк» («Очерк царствования Елизаветы Петровны». М., 1868 ел).

Соловки монастыре китапханәсе кулъязмаларын фәнни әйләнешкә кертә (Казан руханилар академиясендә сакланганнар) һәм «Русларның төньяк-көнчыгыш крайны колонияләштерүе» («Русская колонизация северо-восточного края». М., 1866 ел), «Россиядә миссионерлык» («Миссионерство в России». М., 1867 ел) дигән хезмәтләрен бастыра.

Казанда масоннар әсәрләре җыелмасын сатып ала, ул аңа «Новиков турында берничә искәрмә» («Несколько замечаний о Новикове». М., 1857 ел) һәм «Узган гасырның сиксәненче елларында Мәскәү масоннары» («Московские масоны восьмидесятых годов прошедшего столетия». 1-2 кисәк, М., 1864–1865 еллар) мәкаләләре өчен материал булып хезмәт итә.

М.М.Щербатовның «Россиядә әхлакларның бозылуы турында» («О повреждении нравов в России». М., 1858 ел) памфлеты кисәкләрен беренче булып нәшер итә.

С.В.Ешевскийның Идел буе Болгары һәм Биармия тарихы проблемалары белән кызыксынуы «Пермьнең борынгы ядкәрләре турында мәкалә» («Заметка о пермских древностях». М., 1859 ел), «Пермь җыентыгы» («Пермский сборник»), «Әдәби мәкаләләр» («Литературные заметки». М., 1859 ел) һәм башка язмаларында чагылыш таба.

Әсәрләре

Сочинения: В 3 ч. М., 1870;

Сочинения по русской истории. М., 1900.

Әдәбият

Бестужев-Рюмин К.Н. Биографии и характеристики. СПб., 1882;

Биографический словарь профессоров и преподавателей Императорского Казанского университета (1804-1904). Казань, 1904. Ч. 1;

Казанский университет (1804-2004): Биобиблиогр. словарь. Казань, 2002. Т. 1.

Автор – Е.Б.Долгов