Чыгу урыны һәм вакыты

1998 елдан Казанда елга 4 тапкыр рус телендә нәшер ителә.

Д.И.Саттарова, А.В.Гаврилов, В.В.Безносов тарафыннан нигезләнә;

2002 елдан оештыручысы – алар тарафыннан булдырылган «Архитектураны үстерү фонды».

 Нашире һәм мөхәррире – Д.И.Саттарова.

Юнәлеше

Журналда архитекторлар, сәнгать белгечләре, тарихчылар, төбәкне өйрәнүчеләр, төзүчеләрнең мәкаләләре басыла.

Журналның максаты – архитектура үсеше, дизайн һәм төзелеш проблемаларын яктырту, Татарстанның бу өлкәләрдәге казанышларын пропагандалау. Материалларның күпчелеге Татарстанда архитектураның үзенчәлекле традицияләрен яңартуга, тарихи шәһәр мохитенең сәнгати образын саклауга, республикада архитектура һәм шәһәр төзелешенең заманча тенденцияләрен ачыклауга багышлана.

Журналның Казан, Әлмәт, Лениногорск, Чаллы шәһәрләре төзелеше сәнгатенә, шулай ук Татарстан Республикасы һәм РФдә ислам архитектурасына багышланган саннары дөнья күрә.

Казан архитектура мәктәбе, Казан бистәләре, Раифа монастыре, Казан университеты архитектурасы турында язмалар, классик мөселман сәнгатенең хәзерге Татарстан архитектурасы формалашуга тәэсире турында материаллар сериясе, «ДИНА-АРТ» бүлегендә Татарстан һәм Казан сәнгате тарихының аз билгеле сәхифәләренә караган мәкаләләр басыла.

Журнал Татарстан Республикасы архитекторларының төзелеш проектлары белән таныштыра, республиканың архитектура тормышындагы әһәмиятле вакыйгалар, конференцияләр, семинар һәм симпозиумнар турында хәбәр итә.

Мәгълүмати реклама материаллары төзелеш өлкәсендәге, күргәзмәләр оештыру эшчәнлегендәге, шулай ук Идел буе төбәгендә проект һәм төзелеш эшләре базары тәҗрибәләре белән таныштыруга багышлана.

2003 елдан редакция махсус «Татарстан Республикасының төзелеш каталогы» чыгара.

Журнал Татарстан Республикасының яшь архитекторлары эшләренең смотр-конкурсларын үткәрә.

Әдәбият

Татар энциклопедиясе. Казан, 2010. Т.2;

Айнутдинов Р.А., Айнутдинова Л.М., Гилазев З.З. Казанская научная пресса. Казань 2013;

Пресса Казани ХIХ–ХХI вв. Казань, 2016;

Казанская периодика ХIХ–ХХI вв.: Энциклопедический справочник для средств массовых коммуникаций. Казань, 2018.